Тантана 63 илнең җыелма такымы йөреше белән башланып китте. 45 мең кешелек Казан арена корылмасында буш урыннар шактый иде. Тантана тәмамланганчы ук халык таралыша башлады.
Ачылыш дәвамында махсус машинада "урыс каравае" дип ипи пешерделәр. Бу урыс халкының кунакларны ипи тоз белән каршы алу гадәтенә бәйләп аңлаттылды. Моңа кадәр Казанда узган Универсиада, Су спорты дөнья беренчелегендә берән-сәрән татарча сүз, татарча җырлар кыстырылса, бу юлы бары Дмитрий Медведевның "Хәерле кич"е белән генә чикләнде.
"Worldskills Русиягә заманча мәгарифкә энергия бирде. Төрле яшьтәге кешеләрдә һөнәрләргә кызыксыну уятты", диде Медведев.
Медведев үз чыгышында "Татарстан" сүзен бер тапкыр да телгә алмады. Ә Казанны Русиянең гадәти шәһәре буларак күрсәтергә тырышты.
Бары WorldSkills International президенты Саймон Бартли гына чемпионатны Татарстан башкаласы Казанда уза дип белдерде, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. "Татарстан ватандашларына рәхмәт", диде Бартли.
Эшче һөнәрләр дөнья беренчелеге 22-27 августта уза. Анда 63 илдән вәкилләр катнаша. Барлыгы 56 һөнәрдә осталык сынашырлар дип көтелә. Ярышларның төп өлеше Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Ябылу тантанасына Русия президенты Владимир Путинны көтәләр.