Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигә татар егетләре өйләнми, ә карт кызлар саны арта?


"Татар егетләре ник өйләнми?" дигән темага дискуссия
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:03 0:00

"Татар егетләре ник өйләнми?" дигән темага дискуссия

"Печән базары" фестивалендә "Татар егетләре ник өйләнми?" дигән темага дискуссия барышында татар егетләре кызлар күпне тели дип гаепләде, кызлар татар егетләренә амбиция җитми, әниләре итәгеннән аерыла алмый дип җавап кайтарды.

Авыл тулы буйдак егетләр! Ә кызлар шәһәргә китеп ялгызлыктан иза чигә... Егетләр туган нигезне суытмыйм дип, гореф-гадәтләргә тугры калып авылда әти-әни янында гомер кичерә. Ә кызлар яхшы тормыш эзләп шәһәргә чыгып китә. Тиң ярын эзли, татар егетләрен күзәтә, аннары, бәхет елмайса, башка милләт кешесенә кияүгә чыгып китә яки ялгызлыкта гомерен уздыра. Бу ике параллель дөньяны тоташтыру мөмкинлеге хакында яучылар, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре сөйли, әмма моңа кадәр гаилә кормыйча сайланып йөргән кызлар һәм егетләр үзара очрашып ачыктан-ачык сөйләшү булганы юк иде. Бу очрашуның мөһимлеге дә шунда.

Ринат Галиәскәров
Ринат Галиәскәров

Бүгенге көндә буйдак статусында булган шагыйрь, мәҗлесләр алып баручы Ринат Галиәскәров үзенең өйләнмәвенең сәбәбен, егет кешегә гаилә корыр өчен азмы-күпме төпләнергә кирәклеге белән аңлатты.

“Танышларым арасында әти-әни җилкәсендә утыручы, әти-әниләре аларга тормыш көтәргә булышкан егетләр бар. Әйтик, аларның әти-әниләре бу дөньядан китеп барса, ул егетләр ачтан үләргә мөмкин кебек тоела. Минем очракта исә, әти-әнием болай да тәрбияләп үстергән, белем биргән, хәзер аларны борчый башласам, дөрес түгел. Өйләнмәвемнең бер сәбәбе менә шушыдыр. Бусы – бер. Икенчедән, мин романтик кеше, кемдер бар яктан да туры килгән кыз табып өйләнергә ашыкса, минем өчен мәхәббәт, кайнар хисләр дә мөһим”, диде Ринат.

Резедә Сафиуллина
Резедә Сафиуллина

Галимә Резедә Сафиуллина фикеренчә, татар егетләренең өйләнергә ашыкмавының бер сәбәбе – балаларның ата-аналар алдында җаваплылыгы, бурычлы булу хисе, һәм бу хисне күпмедер дәрәҗәдә ата-аналар балаларда үзләре тудыра.

“Күпчелек ата-ана бик зур авырлыклар белән тормыш алып бара, балаларыма мөмкинчелекләр тудырдым, күп көч куйдым дип алардан җавап көтә. Гасырлар аша килгән бәхәс – ни өчен кеше бала таба? Картлык көненә үзенә кол тәрбияләр өчен түгел, ә канатлар үстереп очыртып җибәрер өчен тәрбияли ата-ана үз баласын. Әмма ата-аналарның күбесе психологик яктан моңа әзер түгел.

Авырлыклар белән горурланып аларны үз җилкәбездә өстерәп барабыз

Һәр ата-ана үз баласын бәхетле итеп күрергә хыяллана, бала да ата-ананың бәхетле булуын тели, ләкин бер-береңә иреклек бирмичә, бер-береңә тагылып шәхси бәхетеңә иреклек бирми яшәү дөрес түгел. Буыннан-буынга күчкән стереотиплар бар, авырлыклар аша үтеп, ул авырлыклар белән горурланып аларны үз җилкәбездә өстерәп барабыз. Күтәрә алмас хәлгә җиткәч балаларыбыз җилкәләренә салабыз. Бу күренеш илебез язмышы белән дә бәйле. Без дә әле рәхәт вәзгыятьтә тәрбияләнмәгән дип әйтергә мөмкин. Һәрбер буынга нинди дә булса авырлык туры килгән: инкыйлаб, ватандашлар сугышы, күмәк хуҗалыклар төзү, Икенче дөнья сугышы һәм башкалар. Моның нәтиҗәсе – бүген яшьләр гаилә корып балалар үстерер өчен үзләрендә ышаныч сизми, ата-анага нәрсәдәдер бурычлы булып саныйлар үзләрен. Әгәр ата-аналарга, туганнарыбызга, сөйгән ярларыбызга бәхет телибез икән, беренче очракта, үзебезнең бу бәхеткә лаек булуыбызны аңларга кирәк", дип сөйләде ул.

Психолог Ирек Мукиев фикеренчә, татар егетләренең дә, кызларның да ялгыз булулары әни итәгенә ябышып ятулары белән бәйле. 18 яше тулды икән, олы тормышка озату булырга тиеш. Алма, пеш, авызыма төш принцибы белән яшәү аркасында ялгызлар күп ди ул.

Ирек Мукиев
Ирек Мукиев

“Төрле вакыйгалар булу сәбәпле, халык физик яктан исән калу турында гына уйлаган, хисләр, сөю турында уйларга мөмкинлек булмаган. Бу күренешләр җыелып, хәзерге буынга моның өчен җавап бирергә туры килә. Үткән гасырга кадәр гаиләдә үскән һәрбер бала үз урынын, үз вазифасын белде, үскәч гаилә корып яшәргә икәнен аңлап үсте. Хәзер исә, җәмгыять аны бер нәрсәгә дә мәҗбүр итми, ничек яшисең килә, шулай яшә. Шул сәбәпле, һәрберсе үзе белгәнчә яши.

Пешеп җитеп алма ботактан өзелеп төшә, пешеп җитмәсә ул черергә, кибәргә мөмкин, ләкин һаман ботакта асылынып тора. Егетләр дә, кызлар да ата-ана итәгенә ябышып ята. Балага 18 яшь тулгач ата-ана аны чыгарып җибәрергә тиеш һәм моны бала үзе дә аңлап чыгып китәргә тиеш. Менә шушы процесс булмаган җирдә авырлыклар туа башлый”, дип сөйләде ул.

Чулпан Хөббәтуллина
Чулпан Хөббәтуллина

Продюсер Чулпан Хөббәтуллина татар егетләренең өйләнмәвендә хатын-кызларның да гаебе бар дип чыгыш ясады. Чулпан әйтүенчә, татар егетләре кызлардан куркып кала.

Кызларга караганда, егетләрдә ярату хисе көчлерәк

“Феминизм юнәлеше, хатын-кыз ашарга пешерергә тиеш түгел, баланы үзе өчен табарга тиеш дигән сүзләр дә моның бер сәбәбе булып тора. Оештыру өлкәсендә эш иткәнгә атнага ике туйда эшләргә туры килә һәм мин, егетләрнең өйләнәсе килми дип әйтмәс идем. Киресенчә, кызларга караганда, егетләрдә ярату хисе көчлерәк.

25 яше тулган кызның инде яхшы эше була, ул машинада җилдертә һәм фатир алырлык акча таба. Торак мәсьәләсен инде ул үзе хәл иткән була. Кызлар күп укый, һәрвакыт белем туплый, рухи яктан үсеш ала. Моны күрә дә, егетләр җебеп төшә, куркуга кала... Мин бу кызга туры килмим дип артка чигенә, шул ук вакытта үсеш өчен бармакка бармак та сукмый", диде Чулпан.

Римма Бикмөхәммәтова
Римма Бикмөхәммәтова

Журналист Римма Бикмөхәммәтова татарның матриархаты һәм кызларның товарга әйләнүе күп проблемнар тудыра дип сөйләде.

Егетләрдә "пешмәгәнлек" бар һәм моның сәбәпләренеңе берсе – татарларда матриархат булу

“Егетләрдә “пешмәгәнлек” бар, моны танырга кирәк һәм моның сәбәпләренеңе берсе – татарларда матриархат булу. Бу тарих белән дә бәйле, ир-атлар сугышта үлгәч, хатын-кызларга тормышны алып баруны үз өсләренә алырга туры килүе белән бәйле. Икенче сәбәп – татар егетләренең күбесендә амбиция дигән әйбер юк. Хәзер шәһәрләшү процессы бара һәм авылдан шәһәргә күчеп китүчеләр арасында күпчелек – кызлар. Кызлар укырга дип, үсеш алыр өчен, яхшы тормыш эзләп күчеп китә. Авылда яшәп калган егетләр күп очракта тормышларын бер кысаларга кертә дә, йортка газ-су кергән булса, тормыш җитеш, ник кызлар авылга кайтмый дип аптырап утыралар. Газ, су шәһәрдә дә бар ул. Алга таба үсәргә теләмәү, кызлар рәтеннән зуррак максатлар, хыяллар куеп яшәү сизелми... Әти-әнинең пенсиясенә яшәүче егетләргә кем кияүгә чыгарга теләсен?! Кызганыч андый персонажлар бар”, диде ул.

Спикерлар фикер алышкан арада өлкән яшьтәге әбекәй дә парлы тормышта яшәү тәҗрибәсе белән бүлеште.

Үз тәҗрибәсен уртаклашучы әби
Үз тәҗрибәсен уртаклашучы әби

“Ирем тиз кызып китүчән кеше иде. Шулай бервакыт ачуланган вакытта иремә карап кызып та китә ала идем, әмма аның урынына матур итеп елмайдым. Ул ачулы һәм миннән ник елмаясың дип аңламыйча сорады. Әин аңа йомшак кына итеп: “Син шулкадәр Армен Джигарханянга охшагансың... Бигрәк матур”, дидем... Гомерем кызып китүчән ир белән узганга, үз тәҗрибәмә нигезләнеп әйтә алам, ир белән беркайчан да талашырга ярамый. “Ярар, ярар” дип кенә килештерү ягын табарга кирәк. Аңа яратам дип кенә эндәшеп яшәсәгез, тормышыгыз да матур булачак”, диде ул.

Булган татар кызларының кияүгә чыкмый йөргәне турында язма ярты ел элек Азатлыкта шактый күп укылды, бик күп комментар җыелды, фикерләр әйтелде. Бу сөйләшүдә дә бәхәсләр булды, әмма уртак фикергә киленмәде.

Кадерле укучылар, ә сездә нинди фикерләр бар бу хакта? Егетләрнең кызларга өйләнмәвенең, кызларның кияүгә чыга алмавының сәбәпләре нидә? Бу турыда фикерләрегезне түбәндәрәк яза аласыз

фикерләр (38)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG