"Бу мәсьәләдә проблем юк, акча безнең хисапка күчте. Сайлау кампаниясен югары дәрәҗәдә уздыру өчен барысы да бар", дигән РБКга Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.
Акчаларны куллану турындагы карарга ярашлы, Үзәк сайлау комиссиясенең башлык сайлауга 42 млн 336 мең сумы калган. Бюджетның иң зур өлеше республиканың район һәм шәһәрләрендәге сайлау комиссияләренә җибәрелгән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республика видеокүзәтүне, кампания агитациясен һәм сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәт хакын финанслый. Бюллетеньнәр дә шушы акчага бастырыла.
8 сентябрьдә узачак сайлау вакытында видеокүзәтү республиканың 69 территориаль сайлау комиссияләрендә һәм Уфаның 410 бүлек комиссияләрендә оештырылачак.
фикерләр (6)
күбрәк фикер