Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин АКШның канатлы ракет сынавына җавап әзерләргә кушты


АКШ ракет сынавы, 18 август
АКШ ракет сынавы, 18 август

Руси президенты Владимир Путин АКШның "Томагавк" канатлы ракетын сынауга карата җавап әзерләргә вәгъдә бирде.

Владимир Путин саклану, тышкы эшләр министрлыкларына һәм башка дәүләт оешмаларына "симметрик җавап бирү өчен чаралар күрергә" кушты. Мондый белдерүне Путин Иминлек шурасының даими әгъзалары белән киңәшмәдә ясады дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Канатлы ракет сынавы турында Пентагон 18 августта игълан итте. Белдерүдә ракет күчмә корылмадан җибәрелде һәм 500 километр ераклыкка җитте диелә.

  • Кушма Штатлар 2 августта 1987 елда имзаланган урта һәм кыска ара ракетлар турындагы килешүдә катнашуын рәсми рәвештә туктатты. Вашингтонда Русиядә кулланылышка кертелгән 9М729 "Новатор" ракеты килешүнең шартланы боза дип саный. Русия бу гаепләүләрне кире кага, әмма шулай ук килешүдә катнашуны туктатып торды.
  • Владимир Путин чыгышында ракет сынавы килешү туктатылып 16 көн узганнан соң уздырылуына басым ясый, бу аның алдан ук планлаштырылгуын күрсәтә ди.
XS
SM
MD
LG