23 августта Казанның "Гаилә үзәге" янындагы мәйданда алтынчы тапкыр "Вкусная Казань" исемле гастрономия фестивале ачылды. Үзгә ризыклар белән бергә милли татар ризыклары да тәкъдим ителгән чараны оештыручы Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты фестивальдә татарча язуны кирәк дип тапмаган. 50 меңләп туристның килүе көтелгән фестиваль 25 августта тәмамлана.
"Тәмле Казан" фестивале башланды

1
Пәрәмәч пешереп сатучы татар хатын-кызлары татар милли ризыкларын мактый

2
Өчпочмак сатучы татар егете

3
Фестивальдә иң күбе төрле-төрле сырлар тәкъдим ителде. Арада махсус Татарстан республикасы байрагы төсе кертеп ясалган сырлар да бар иде.

4
Сыер, кәҗә сөтләреннән эшләнгән һәм берсе 300 сум торган сыр шарлары

5
Фестиваль мәйданчыгыннан Казан Кирмәне күренеше

6
"Тәмле Казан"га Азнакайдан килгән Данияр Дилмуратов үз умартасыннан аерган балны сатты

7
Туңдырма сатучы кызлар "нефть", "пляжда секс" дигән туңдырмалар да тәкъдим итте.

8
Фестивальдә удмурт милли ризыгы пәрәпәч пешереп сатучы.

9
Мичтә утын ялкынында пешүче удмуртларның ит һәм сырдан ясалган пәрәпәчләре.

10
Төрки халыкларда киң таралган йөзем яфракларына итле дөге салып пешерелгән долма ризыгын тәкъдим итүче. Долма сатучылар фестивальнең санаулы хәләл ризык пешерүчеләре арасында иде.

11
Сатучылар рәте һәм тамак ялгаучылар

12
Җиләкле һәм бөрлегәнле тәм-томнарга игътибар зур булды

13
Махсус җиһазда кыздырып пешерелгән сыер ите сатучы

14
Әниле-уллы тамак ялгаучылар

15

16
Фестивальдә пластик чүпләрне җыю өчен төрле урыннарга шундый савытлар куелды.

17
Гапстрономия фестивалендә төрле ризыклар пешерергә өйрәткән мастер-класслар да оештырылды.

18
Фестивальне оештыручылар чара турында Татарстанда дәүләт теле булган татар телен танырга теләмәделәр, урыс телендә генә язуны өстен күрделәр