Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арчада чүп полигонын урнаштыруга каршы митинг бара


Арча шәһәрендә чүп полигонын каршы урам җыены
Арча шәһәрендә чүп полигонын каршы урам җыены

24 августта Арчада район җирлегендә чүп полигоны урнаштыруга каршы митинг узды. Халык Тукайның туган ягы чүплеккә әйләнергә тиеш түгел дигән шигарьләр белән чыкты.

Урам җыенын КПРФ фиркасенең Арча бүлекчәсе оештырды. Урам җыенында якынча 150-170 кеше катнашты һәм ул Арчаның стадионына керү капкалары янында узды. Оештыручылар Азатлыкка әйтүенчә, урам җыенын уздыру урыны итеп алар шәһәрнең үзәгендә урнашкан Ленин һәйкәле янын сораган, әмма хакимият моны кире каккан.

Кешеләр “Без түлибез һәм без сайларга тиеш!”, “Тукай туган җирдә полигон булмаска тиеш!”, “Без чиста һава яклы!”, "Арча шәһәре чүп эшкәртү заводы белән түгел, ә татар милли аяк киеме, түбәтәй фабрикалары белән танылган булырга тиеш”, “Белсәң иде, Тукай якташ, монда чүплек буласын, хәтфәдәй болын-кырларга инде чүп-чар туласын!” дигән язулар тотып чыкты. Шигарьләр ике телдә язылган иде.

“Без районыбыздагы табигать, әйләнә-тирә мохитны, шулай ук Татарстан, Арча һәм аның тирәлеге чүплеккә әйләнергә лаеклы дип санамыйбыз. Кайчандыр татар халкының тарихында, аның милләт булып яшәвендә эз калдырган бөек кешеләр Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗаниләр яшәгән Арча төбәге республиканың “чүп башкаласы” дигән исем йөртергә тиеш түгел”, дип белдерде чүп полигонына каршы күтәрелеп урамга чыккан кешеләр.

КПРФ фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Арча хакимияте халыкның каршылык чарасыннан курка.

"Халык сораган урынны бирмәделәр, үзәктән ерак урнашкан, кеше йөрми торган урында, әрәмәлектә уздырырга рөхсәт иттеләр. Мине дә машинада кертмәделәр. Китап, агитацион кәгазьләрне күтәреп барырга туры килде, керергә рөхсәт юк, имеш. Хакимият төрле каршылыклар тудыра", дип әйтте ул.

Миргалимов сүзләренә караганда, урам чарасында Арча муниципаль районы башлыгы булмаган, халык белән очрашмаган. Район башлыгы урынбасары Илшат Галимуллин булган.

"Тукайның туган ягында полигон булмаска тиеш"
"Тукайның туган ягында полигон булмаска тиеш"

Арчада чүп полигонын төзүгә каршы петиция Сhange.org-та урнаштырылган, әлегә аны 600гә якын кеше имзалаган.

Арчада узган урам чарасында шигарьләр
Арчада узган урам чарасында шигарьләр

Арчада чүп туплау станциясе төзелергә мөмкин дигән сүзләр 2017 елда ишетелә башлады. Берничә муниципаль берәмлеккә хезмәт күрсәтә торган бу станция Татарстаннан җыелган бөтен калдыкларны кабул итеп, аларны эшкәртергә тиеш дип уйланылган иде. Бүген Арча районы җирлегендә берьюлы дүрт объект төзелергә планлаштырылган. Беренчесе – көнкүреш каты калдыклар полигоны, анда эшкәртелергә яраксыз чүпләр сакланачак. Моннан тыш, 260 мең тонна чүп эшкәртә ала торган комплекс төзелергә планлаштырыла. Болар өстенә, терекөмеш, батарейкалар һәм башка куркыныч тудыручы чүпләрне саклый торган тагын ике завод корып куерга җыеналар. Башта бу дүрт объект 2021 нче елдан алып 2035 нче еллар аралыгында төзелергә тиеш дип уйланылса, аларның кайберләре киләсе елда ук эшләп китәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG