Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Шеин: "Казан мэрына җыелып барсагыз, нәтиҗәсе булачак"


Олег Шеин Дәрвишләр бистәсе сайлаучыларын активрак булырга өндәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:06 0:00

“Шәһәр башлыгы янына күпләп җыелып барыгыз. 8 сентябрьдәге сайлауны яхшылап файдаланыгыз. Федераль ресурсларны кулланыгыз. Бер кешелек пикетларга чыгыгыз. Болар барысы да кануный юллар”. Русия думасындагы "Гадел Русия" фиркасе депутаты Олег Шеин Дәрвишләр бистәсе халкы белән очрашуда шундый киңәшләрен җиткерде.

24 августта Казанның Дәрвишләр бистәсенең төп паркларыннан берендә узган очрашуда бистә халкы Казан хакимиятенә айлар буе әйтеп килгән бистә аша магистраль төзүгә ризасызлыгын Русия думасындагы "Гадел Русия" фиркасе депутаты Олег Шеинга да җиткерде.

200-ләп кеше катнашкан очрашуда бистә аша яңа машина юлы төзүгә каршы ничек көрәшү, бу юл өчен киселергә тиешле агачларны саклап калу, магистраль уза калса, бистәдәге җимереләсе йортлар өчен компенсацияне ничек таләп итү турында сөйләштеләр.

“Шәһәр мэрына кабул итү көнендә күпләп җыелып барырга кирәк”

Олег Шеин сүзен Дәрвишләр халкын бистә аша хакимият төзергә теләгән яңа магистральгә каршы хокукый юллар белән актив көрәшүләре өчен мактаудан башлады.

Олег Шеин
Олег Шеин

“Сез магистральгә каршы чыгып кына калмыйсыз, ә хакимияткә үзегезнең альтернатив вариантыгызны да тәкъдим итәсез. Бу бик шәп. Без Әстерханда һәм башка шәһәрләрдә мондый проблем булганда шәһәр башлыгының кабул итү көнендә күпләп җыелып үз проблемнарыбызны аңа җиткерергә бара идек. Бу бит митинг та, пикет та түгел, ә проблемны җиткерүнең бер юлы. Сез бу мөмкинлектән файдаланыгыз”, диде Шеин.

Депутатка сораулар күп булып чыкты. Кемдер бистә уртасыннан магистраль салуның санитар нормаларга туры килмәвен, кемдер бу юл өчен гектарларча агач киселеп экологиягә зыян килүен аңлатырга тырышты.

Депутатка үз фикерен җиткерү өчен бистә халкы хәтта үзара бәхәсләшеп тә алды, тик бу бәхәсләр бик тиз тәмамланды, халык уртак проблемның бистә аша хакимият салырга җыенган юл булуын бик тиз искә төшерде.

Без - кешеләр һәм безнең дә хокукларыбыз бар

Бистә активисты Андрей Осипов Шеинга яңа магистраль һәм хакимияткә бу юл турында халык тәкъдим иткән альтернативлар турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. “Хакимият бу юлның бистә аша узуы шәһәргә кирәк дип әйтә. Ә нәрсә, без кеше түгелмени? Казанда 1 млн 200 мең, Дәрвишләр бистәсендә 100 мең кеше яши. Ягъни бистәдә шәһәрнең 10 проценты яши дигән сүз. Без - кешеләр һәм безнең дә хокукларыбыз бар”, диде Осипов.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

“Татарстан “Бердәм Русия”нең “аю өне” кебек”

Шеин бу юл мәсьәләсендә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте, әмма иң әһәмиятлесе - җирле халыкның актив булуы диде.

“8 сентябрьдәге сайлауны актив файдаланыгыз. Хакимиятттәге "Бердәм Русия" фиркасенә таләпләрегезне җиткерегез. Татарстан һәрвакыт күршеләре Башкортстан, Мари иле кебек “Бердәм Русия”нең “аю өне” кебек. Үзгәртегез моны. Хәзер сезнең кулда мөмкинлекләр бик күп. Сез үз мәнфәгатьләрегезне яклаячак депутатларны сайлый аласыз. Әмма сайлау нәтиҗәләре ни генә булмасын, “Гадел Русия” фиркасе буларак, без барыбер сезне яклаячакбыз. Сез тагын да ныгый аласыз. Һәм шул вакытта сезгә карата мөнәсәбәт бөтенләй башка булачак. Хакимият аерым кешеләрне түгел, һәрвакыт халыкны тыңлый. Кешеләр аерым-аерым булганда халык түгел, ә билгеле урында яшәүчеләр генә.

Халыкның сайлауларда активлык күрсәтүе һәм демократик илләрдәге, конституциядә язылганча халык җыеннары белән генә сез Русиядәге канунсыз системны бетерә аласыз. Сез бу ике юлның теләсә кайсын файдалана аласыз. Мин сезгә бик теләп ярдәм итәчәкмен. Бу эш Дәрвишләр бистәсе, Казан белән генә чикләнми. Чөнки мондый канунсызлыклар Русиянең барлык төбәкләренә таралган”, диде Шеин.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Депутат 40 минутка сузылган очрашу ахырында 8 сентябрьдәге Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда "Гадел Русия" фиркасеннән кандидат булган Артур Сабиръяновны да тәкъдим итте.

Шул вакытта халык арасыннан, без Сабиръяновны сайласак, сайлаудан соң ул безнең мәнфәгатьләр өчен нәрсә эшләячәк соң, дигән сораулар да яңгырады.

Шеин бу очрашу сайлаулар турында түгел иде дисә дә, тема үзлегеннән 8 сентябрьдәге сайлауга кереп китте.

Түрәләрнең кабул итү көннәрендә алар янына бару, бер кешелек пикетлар һәм, әлбәттә, сайлаулар...

“Аны сайласагыз, сез беренче чиратта үзегезгә начарлык эшләүчеләрне җәзаландырачаксыз. Бу инде үзе үк бик дөрес гамәл булачак. Икенчедән, сез демократик инструментны кулланачаксыз. Сезнең бистәгезгә куркыныч яный. Сез бу куркынычны юкка чыгарырга тиешсез. Моның төрле юлллары бар. Болар, хат-мөрәҗәгатьләр, мәхкәмәләр, “каһарман архитекторлар” белән сөйләшү процесслары, генераль прокуратураны җәлеп итү, мин дә кергән федераль ресурсларны файдалану, түрәләрнең кабул итү көннәрендә алар янына бару, бер кешелек пикетлар һәм, әлбәттә, сайлаулар, дип сүзен тәмамлады Олег Шеин.

XS
SM
MD
LG