Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт шәһәрендә химия заводы төзелешенә каршы урам җыены узды


Әлмәт шәһәрендә каршылык чарасы вакытында
Әлмәт шәһәрендә каршылык чарасы вакытында

Митингта якынча 300 кеше катнашты. Татарстанның Әлмәт шәһәрендә узган урам җыенына "Татнефть" ширкәте вәкиле дә килде.

Татарстанның Әлмәт шәһәренең үзәк мәйданында шәһәрдә химия заводы төзелешенә каршы митинг узды. Урам җыенында якынча 300 кеше катнашты.

Чарага килүче кешеләр "Тончыгасы килми, ә һава сулыйсыбыз килә", "Чиста шәһәрдә яшәргә телибез", "Химия заводы төзелешенә каршыбыз", "Үлем заводын төзүне туктагыз" һәм башка шигарьләр тотып торды.

Исегезгә төшерәбез,"Татнефть" ширкәте нефть-газ химия комплексын төзү инициативасы белән чыкты. Моның өчен 70 млрд сум тотылачак дип әйтелде. Заводта ангридрид, полипропилен кебек матдәләр чыгарырга планлаштырыла.

Бу хиимия заводына каршы change.org-та петиция дә ясалды, аны 5 меңнән артык кеше имзалады. "Бу завод Түбән Мактама янында төзеләчәк, биредә күпбалалы гаиләләргә җир бүленеп бирелә. Завод җитештергән химия матдәләре һавага бүленеп чыгачак, күзләр, тән тиресе һәм тын юлларына зыян салырга мөмкин", дип әйтелә петициядә. Кешеләр яман шеш, тын юллары чирләреннән интегүчеләр саны артыр дип борчыла. Алар фикеренчә, кешеләрнең сәламәтлеге инвестицияләргә караганда мөһимрәк.

Урам чарасында "Татнефть" ширкәте вәкиле Ренат Мамин катнашты. Ул кешеләргә төзелеш вакытында барлык экология эскпертизалар уздырылачак дип ышандырды.

"Европа җиһазлары урнаштырылачак. Химия калдыкларын һавага чыгармаучы заманча технология кулланылачак. Калдыклар булмаячак", дип әйтте ул.

Каршылык чарасына чыгучылар моңа җавап итеп "Ялган" дип кычкырды.

XS
SM
MD
LG