Accessibility links

Язучы Вахит Имамовның мәхкәмә утырышы 2 сентябрьгә күчерелде


Татарстанның Югары мәхкәмә бинасы
Татарстанның Югары мәхкәмә бинасы

Язучы Вахит Имамовның 26 августка билгеләнгән "Яшерелгән тарих" китабы буенча мәхкәмә утырышы булмый калды. Эш кабаттан 2 сентябрьдә каралачак.

26 августта Татарстан Югары мәхкәмәсендә язучы Вахит Имамовның 1991 елда басылган XVI–XVIII гасырларда татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаган "Яшерелгән тарих" китабын тикшерүче мәхкәмә утырышы булырга тиеш иде, әмма ул күчерелде.

Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә Вахит Имамов үзе әйтте.

"Мин дә, адвокатым Руслан Нәгыев та мәхкәмә утырышын кичектерүне сорап гариза яздык. Безнең кулга бернинди документ та бирмәделәр. Киләсе мәхкәмә утырышының кайчан буласын белмим. Әле безнең гаризаларга да җавап бирмәделәр", дип аңлатты ул.

Чираттагы мәхкәмә утырышы 2 сентябрьдә булачак.

Язучы Вахит Имамовның 1991 елда басылган “Яшерелгән тарих” китабы барлыгы 12 телдә нәшер ителгән.

Китапның урысча варианты 1994 елда "Камаз" нәшриятында басылган. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган.

XS
SM
MD
LG