Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google YouTube-та татар һәм башка күп кенә телләрдә рекламны тыйган


YouTube-та татар, башкорт, беларус һәм башка кайбер телләрдәге видеоконтентны рекламлау тыелган. Бу Google-ның яңа кагыйдәләр кертүе белән бәйле.

Google ширкәте татар, башкорт, беларус һәм башка телләрдә түләүле видеоконтент рекламлауны чикләгән. Беренчеләрдән булып моңа "Радио Свобода"ның беларус телле YouTube каналы менеджеры Франтишек Вечерко игътибар итте.

Вечерко сүзләренчә, ул YouTube-та беларус телендә контентны рекламлау мөмкинлеге юкка чыгуын күреп алган. Ул бу уңайлан Google ширкәтенең Мәскәү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Анда урыс теленә күчәргә тәкъдим иткәннәр.

"Миңа Google Moscow офисыннан шалтыраттылар. Беларус, татар, казакъ һәм башка "кече" телләрдәге видео түләүле реклам өчен чикләнде диделәр. Ширкәтнең бу телләрне хезмәтләндерергә мөмкинлекләре юк", дип язды ул Facebook-та.

Контентны кайбер телләрдә рекламлауны чикләү нормасы 2018 елда ук барлыкка килгән. Вечерко сүзләренчә, бу Google-ның яңа кагыйдәләр кертүе белән бәйле. Әлеге кагыйдәләргә ярашлы, модераторлар видеоны нәфрәт уятуга һәм мәгълүматның фейк булу-булмавына тикшерергә тиеш.

"Беларус телендә эшләүчеләрнең барысына да бу проблем кагылды, алар аудиторияләрен югалтты", ди ул.

Ширкәтнең белешмә сәхифәсеннән күренүенчә, Google Реклама интерфейсында 44 тел бар. Алар арасында татар, башкорт, кыргыз, таҗик һәм башка телләр юк. Рус һәм украин телләре бар дип искәртә "Коммерсантъ".

Google-ның Мәскәү офисында басмага аңлатма бирмәгәннәр. Google Реклама эшчәнлеге принциплары белән таныш бер чыганак әлеге тыюны урап узу мөмкинлеген уртаклашкан. Моның өчен таргетинг шартларында "барлык телләр" пунтктын сайларга кирәк ди ул.

"Социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны профессиональ кулланучылар берлеге җитәкчесе Владимир Зыков Google-ның әлеге сәясәтен дөрес дип исәпли. Популяр булмаган телләрдәге "өч ролик өчен" штат тоту уңайсыз булыр иде ди ул. "Әмма кече халыклар күзлегеннән караганда, бу күңелсез сәясәт. Әгәр ширкәт җаваплы икән, ул кече халыкларны якларга һәм мәсьәләне хәл итәргә тиеш", дип өстәгән Зыков.

Азатлык берничә көн элек Google ширкәтенә аңлатма сорап язды, ләкин әлегәчә җавап булмады.

Кайбер кулланучылар Instagram-да да реклам урнаштырганда татарлар һәм татар теле белән бәйле аудиторияне сайлап булмый дип белдерде.

XS
SM
MD
LG