Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең күләгәдәге икътисады күләме 11,7 трлн сум тәшкил иткән


Русиядә бигрәк тә милек белән сату итү, автотранспорт сату һәм ремонтлау, авыл хуҗалыгы, ау һәм балыкчылык, төзелеш өлкәләрендәге акчаларның бер өлеше күләгәдә кала.

Русиянең 2017 елда исәпкә алынмаган икътисады тулай җитештерү күләменең 12,7 процентын тәшкил иткән. Бу 11,7 трлн сум тирәсе дип яза РБК Росстатның дәүләт хисаплары турында мәгълүматына сылтанып.

Тулай җитештерүнең күләгәдәге өлешенең иң зуры милек белән сату итү (6,3%), автотранспорт сату һәм төзәтү (1,4%), авыл хуҗалыгы, ау һәм балыкчылык (1,4%), төзелеш (0,9%) өлкәләрендә күзәтелә.

РБК искәртүенчә, тулай җитештерүдә күләгәдәге икътисад өлеше кимеп килә. 2016 елда Росстат аны эчке тулай җитештерүнең 13,2 процентын (11,4 трлн сум) тәшкил иткән дип бәяләсә, 2015 елда шулай ук 13,2 процент (11 трлн) булган. 2014 елда икътисадның күләгә өлешенә тулай җитештерүнең 13,8 проценты туры килгән.

"Русияләр һаман исәпкә алынмаган икътисадта кала, чөнки дәүләт тыкшынуыннан, югары салымнардан качарга тели. Ә иң мөһиме, рәсми икътисадта югары хезмәт хаклы эш юк, шуңа күрә кешеләр акчаны формаль булмаган эшчәнлек белән табу юлын эзли", дигән Югары икътисад мәктәбе вәкиле Алексей Пономаренко.

Күптән түгел Русиядә үзмәшгульләрдән салым түләтү турында яңа канун чыкты. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә эшләячәк.

Документка ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

Канун үзмәшгульләрне күләгәдән чыгару максатыннан әзерләнде диелде.

XS
SM
MD
LG