Accessibility links

Кайнар хәбәр

​"Одноклассники" социаль челтәрендә татар телендә интерфейс эшли башлады


"Одноклассники" челтәренең баш бите
"Одноклассники" челтәренең баш бите

"Одноклассники" социаль челтәрендә татар телендә интерфейс барлыкка килде. Яңа тел әлегә социаль челтәрнең десктоп версиясендә эшли. Татар теленә баш биттә тел сайлау төймәсе аша күчәргә мөмкин. 

Якын араларда iOS һәм Android операцион системнарында эшләүче җиһазлар өчен дә татар телен сайлау мөмкинлеге булачак.

"Одноклассники"ның татар варианты өчен 80 меңнән артык сүз тәрҗемә ителгән. Телне алыштырганнан соң кулланучыларга бөтен хәбәрләр, шул исәптән электрон почтага да, татар телендә киләчәк.

Татар теле Татарстан көне алдыннан кертелде дип хәбәр итә социаль челтәр вәкилләре. Аларның сүзләренчә, "Одноклассники"га Татарстаннан көн саен 1,3 млн уникаль кулланучы керә. Бу Татарстанның һәр өченче кешесе дигән сүз. Социаль челтәрдә татар телендә 4 меңнән артык төркем бар диелә.

"Одноклассники"ны татар теленә тәрҗемә итү эше белән кемнәр шөгыльләнгәне әйтелми.

Моңа кадәр Вконтакте һәм Facebook-ның да интерфейслары татар теленә тәрҗемә ителгән иде. Тәрҗемә эше тулысынча активистлар тарафыннан башкарыла, бу эш өчен акча түләү каралмаган. Әле социаль челтәрләрдә даими яңартуларны исәпкә алганда, эш бер дә туктамый, һәрвакыт яңа функцияләрне тәрҗемә итү кирәк.

XS
SM
MD
LG