Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров сайлау алды дебатларында катнашуын белдерде


Радий Хәбиров

Башкортстанны вакытлыча җитәкләүче Радий Хәбиров аудитория белән турыдан-туры эшләү җиңелрәк ди һәм дебатларда катнашырга ризалашкан. Элегрәк ул "халык минем хакта өч минут эчендә барысын да белеп бетерә аламыни" дип дебатларга чыкмаячагын әйткән иде.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров сайлау алды дебатларында катнашырга карар кылган. Бу хакта ул Instagram-да хәбәр итте.

"Беренче тапкыр "дебатлар" сүзен ишеткәч, мин Русиядәге сәяси традицияләрне дәвам итеп, моңа вакыт уздырырга теләмим дип әйттем. Әмма кешеләр белән даими аралашу тәҗрибәсе нәтиҗәсендә, аудитория белән, хәтта ул миңа начар мөнәсәбәттә булса да, турыдан-туры эшләү җиңелрәк дигән карарга килдем. Бу катнашучыларга да, тамашачыларга да файдалы булачак. Дөресен генә әйткәндә, моны ничек эшләргә икәнен күз алдына китермим, шуңа күрә китап сатып алдым. Яхшы китап диләр. Әзерләнәм", дип язды Хәбиров.

Постта Ричард Бендлерның "Үгетләү сәнгате" китабы сурәте эленгән.

Дебатлар 5 сенятбрьдә БСТ, "Россия", "Россия-24" телеканалларында күрсәтеләчәк, Youtube, ВКонтакте, Facebook-та трансляцияләнәчәк.

Элегрәк Радий Хәбиров дебатларда катнашмаячагын әйткән иде. "Халык минем хакта өч минут эчендә барысын да белеп бетерә аламыни? Үзем турында берни дә сөйләргә кирәкми - мин ачыктан-ачык эшлим һәм халыкның шушы нәтиҗәләргә карап сайлау мөмкинлеге бар", диде ул.

Башкортстан башылыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән. Хәбировны "Бердәм Русия" намзәт итеп тәкъдим итте. Бу сайлауда шулай ук Иван Сухарев (ЛДПР намзәте), Владимир Кобзев (“Русия пенсионерлар фиркасе”), Владимир Барабаш (“Ватандашлар көче”), Юрий Игнатьев (“Гадел Русия”), Юнир Котлыгуҗин (КПРФ), Зөлфия Гайсина (“Яблоко”) һәм Рәфис Кадыров (“Русия патриотлары”) катнаша

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG