Мөрәҗәгатькә үзәк диния назарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин кул куйган. Бу турыда Азатлыкка "Архзащита" оешмасы активисты, юрист Эльза Мәүлимшина сөйләде.
Өченче җәмигъ мәчете “Хәсәния” мәдрәсәсе һәм имам Сатаев йорты белән бергә бер комплексны тәшкил итә. Мәүлимшина соңгы елларда имам йортын саклап калу өчен көрәш алып бара.
Хәзер мәчет бинасында Башкортостанның байдаркаларда һәм каноэда йөзү спорт төрләрендә спортчылар әзерләүче Олимпия резервы мәктәбе урнашкан. Кайчандыр бу мәчеттә танылган татар мәгърифәтчесе һәм дин галиме Зыя Камали имам булып эшләгән.
“2010 елда Русиядә дини биналарны дәүләт яки шәһәр-авыл милкеннән чыгарып, дини оешмаларга кире кайтару турында канун кабул ителде. Шушы канун нигезендә 2012 елда Башкортостан хөкүмәте дә дини биналарны дин оешмаларына кире кайтару тәртибен билгеләгән күрсәтмә чыгарды. Мөфти нәкъ менә шушы канун нигезендә Өченче җәмигъ мәчете бинасын мөселманнарга кайтаруны сорый”, дип аңлатты Мәүлимшина.