Русиядә 2019 ел нәтиҗәләренә караганда авиабилетлар 9-10 процентка артырга мөмкин. Бу хакта Һава транспорты берлеге башкарма мөдире урынбасары Борис Шокуров сүзләренә сылтанып Извести яза.
"Һава ширкәтләре гадәттә икенче һәм өченче чиректә табыш ала, ә беренче һәм дүртенче чирекләрдә зыянга эшли. Әмма быел уңай финанс нәтиҗәләр көтелми", ди ул.
Берлек исәпләүләренчә, беренче чиректә генә дә һава ширкәтләре 45 млрд сум акча югалткан. Ә 2018 елда югалтулар барлыгы 54 млрд сум булган.
Белгечләр фикеренчә, авиабилетлар кыйбатлауның төп сәбәбе – керосинга бәяләр арту. Былтыр очкыч ягулыгына бяләр 30 процентка арткан. Ягулыкка кинәт бәяләр арткан очракта һава ширкәтләренә компенсация бирү механизмы нәтиҗәле түгел, чөнки аны куллану бик авыр ди Шокуров.