Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Вахит Имамовның мәхкәмә эше яңа экспертиза уздырылганчыга кадәр кичектерелде


Вахит Имамов һәм адвокат Руслан Нәгыев мәхкәмә утырышыннан чыкканда
Вахит Имамов һәм адвокат Руслан Нәгыев мәхкәмә утырышыннан чыкканда

Язучы Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" китабына бәйле мәхкәмә утырышында бу эшне Мәскәүдә комплекслы мәхкәмә экспертизасы уздырылганчыга кадәр кичектерергә карар ителде.

2 сентябрь Татарстан Югары мәхкәмәсендә язучы Вахит Имамовның 1991 елда басылган XVI–XVIII гасырларда татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаган "Яшерелгән тарих" китабын тикшерүче ябык мәхкәмә утырышы үтте.

Татарстан Югары мәхкәмәсенең президиум залында үткән утырышка Имамов һәм аның адвокаты Нәгыевтән башка беркем дә кертелмәде.

Бер сәгатькә якын барган утырыштан соң Вахит Имамов Азатлыкка, бүгенге мәхкәмә утырышында гаепләүче һәм гаепләнүче якларның фикерләрен сорадылар, без китапка карата уздырылган экспертиза нәтиҗәләреннән канәгать булмавыбызны әйттек, диде.

"Без утырышта гаепләнүче як буларак моңа кадәр үткәрелгән экспертизага риза түгеллегебезне белдердек. Мине милләтара ызгыш китереп чыгаруда гаепләмәкче булалар. Китабымның чыгуына 25 ел үткән. Бу китап сәбәпле халык арасында беркайда да, бернинди дә ызгыш чыкканы булмады. Хәтта урысларның да бу китапка каршы бернинди мәкалә язганы юк. Мин үземне дә, үз китабымны да гепле саный алмыйм", дип белдерде Имамов.

Имамовның адвокаты Руслан Нәгыев Азатлыкка бүгенге мәхкәмә утырышыннан чыккан карардан канәгать булуларын әйтте.

"Без мәхкәмәгә моңа кадәр уздырылган экспертизаның җитәрлек булмавын җиткердек. Мәхкәмә безнең таләпне канәгатьләндерде. Хәзер яңадан комплекслы мәхкәмә экспертизасы уздырылачак", диде.

Язучы Вахит Имамовның 1991 елда басылган "Яшерелгән тарих" ("Запрятанная история татар") китабы барлыгы 12 телдә нәшер ителгән.

Китапның урысча варианты 1994 елда "Камаз" нәшриятында басылган. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган.

XS
SM
MD
LG