Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръәнне русчага тәрҗемә итүче Валерия Порохова вафат


Валерия Порохова
Валерия Порохова

Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче галимә Валерия Порохова 79 яшендә вафат булган.

Валерия Порохованың вафаты турында Facebook кулланучылары, шул исәптән Рәсүл Тавдиряков хәбәр итте. Ул чәршәмбе җирләнәчәк диелде.

Валерия Порохова 1940 елда Ухтада туа. Мәскәү дәүләт чит телләр институтын тәмамлаганнан соң, Мәскәү инженер-физика институтында укыта.

1975 елда Сүрия ватандашы Мөхәммәт Сәид әл-Рошадка кияүгә чыга. 1985 елда Мәскәүдән Димәшккә күчеп китә, анда ислам дине кабул итә һәм Иман исеме ала. Шунда ук Коръәнне рус теленә тәрҗемә итә башлый. 1991 елда бу эшне төгәлли.

Иман Валерия Порохова төрле иҗтимагый академияләр әгъзасы була, дини оешмаларда, шураларда җитәкче вазифаларында эшли.

Порохова рус теленә Коръәннең шигъри формада мәгънәсен тәрҗемә итте. Әлеге тәрҗемә күп бәхәсләр дә уятты.

Ул мөселман хатын-кызына яулык бәйләү мәҗбүри түгел дигән фикерне дә алга сөрде. Яулыкны эшләпә алыштыра ала дия иде. Үзе дә эшләпәдән йөрде.

XS
SM
MD
LG