Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең 20 проценты сәяси протест чараларына чыгарга әзер


Мәскәүдә 27 июльдә узган протест чарасында
Мәскәүдә 27 июльдә узган протест чарасында

Левада үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, русияләрнең 30 проценты илдә сәяси таләпләр белән протест чаралары булырга мөмкин дип саный, ә 20 проценты андый чараларда катнашырга әзерлеген белдерә. 

Респондентларның 34 проценты яшәү дәрәҗәсе төшүгә каршы һәм хокукларны яклап митинглар булуы ихтимал дип белдергән, ә 27 проценты ул чараларда катнашырга әзерлекләре турында әйткән. Левада үзәге сораштырулары нәтиҗәләрен "Ведомости" китерә.

Сораштыруда катнашучыларның өчтән икесе Мәскәү шәһәре думасына ирекле сайлаулар өчен урам чаралары турында ишеткән. 58 проценты әлеге протестларга Көнбатыш катышына ышанмый. Күпләр әлеге протестлар илдәге хәлләрдән (41%) яки хакимият сәясәтеннән (34%) канәгать булмаудан башланган дип уйлый.

Мәскәүдәге протестларга респондентларның 45 проценты нейтраль карый, 23 проценты – уңай, 25 проценты тискәре бәя бирә. Русияләрнең 41 проценты полиция һәм Росгвардия протестка чыгучыларны тоткарлап, нигезсез көч кулланды ди, 32 проценты ОМОН гамәлләрен адекват дип саный.

"Телевидение вакыйгаларга тискәре бәя бирде, әмма бу кешеләр фикерен үзгәртмәде", дип сөйли Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков. "Күпләр протестлар илдәге вазгыятьтән килеп чыкты дип саный... Пропаганда нәтиҗәсен бирмәде, Көнбатышның сүз куешып эшли дигән тезис барып чыкмады", ди ул.

Протест потенциалының иң югары дәрәҗәсен Левада үзәге 2018 елның июлендә теркәгән иде. Ул вакытта русияләрнең 23 проценты сәяси шигарьләр белән урамнарга чыгарга әзерлеген белдерде.

XS
SM
MD
LG