Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан Мәскәүне оккупацияне нацизмга каршы көрәш белән аклауда гаепли


Русия яклы "Атака" сәяси фиркасенең Софиядагы җыены
Русия яклы "Атака" сәяси фиркасенең Софиядагы җыены

9 сентябрьдә Софияда Русия мәдәнияте үзәгендә 1944 елгы вакыйгаларга багышланган күргәзмә узачак. Болгарстан Русияне моның белән "эчке сәясәт дебатларына тыкшыну"да гаепли.

Болгарстан тышкы эшләр министрлыгы Русия илчелегенә Совет берлеге Көнчыгыш Европаны нацизмнан азат итте дигән "шикле тезисны" алга сөрмәскә киңәш бирде.

Министрлык әлеге белдерү белән София шәһәрендә Русия мәдәнияте үзәгендә 9 сентябрьдә ачылачак "Көнбатыш Европаны нацизмнан азат итүгә 75 ел" дип аталган күргәзмә алдыннан чыгыш ясады.

Министрлык әлеге күргәзмәне Болгарстанның эчке сәясәт дебатларына тыкшыну дип атады. Министрлык Совет берлегенең нацизмны җиңүдәге ролен тануын белдерә, әмма совет гаскәре Үзәк һәм Көнчыгыш Европага "ярты гасырлык" репрессия китерде дип саный.

Русиянең Болгарстандагы илчелегендә Софианың әлеге белдерүенә "аптыраулары", күргәзмәдә бары архив материалларын күрсәтергә теләүләре турында белдерделәр. "Документларның күбесе моңа кадәр билгеле булмады яки күптән түгел генә сер булып сакланмый башлады. Алар Кызыл армиянең кешелекне фашист чумасыннан азат итүдәге хәлиткеч роле турында сөйли", диелә илчелек белдерүендә.

  • Кискен тәнкыйть белдерүгә карамастан, Болгарстан гомумән алганда Мәскәү белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклый. Русия илгә энергия сатучы төп ил булып тора. Болгарстанда элекке коммунистлар фиркасе тарафдарлары ел саен 9 сентябрьдә совет гаскәренең Болгарстанга керүен билгеләп уза һәм София үзәгендә совет гаскәре һәйкәленә чәчәкләр сала.
  • 1944 елның сентябрендә Совет берлеге гаскәрләре Болгарстанга керә, болгар һәм алман гаскәрләренә каршы сугыша. Аннары республикада парламент һәм полиция таратыла, дәүләт идарәсендә чистартулар уздырыла. Болгарстан тышкы эшләр министрлыгы Совет берлеген илне вакытлыча оккупацияләүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG