Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Гафуров: "Татарча укыту башлангыч сыйныфлар дәрәҗәсендә булса да җитә"


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Миңтимер Шәймиевнең полилингваль мәктәпләренә укытучылар әзерләү өчен КФУга 140 студент кабул ителгән. Университетта шулай ук сигез татар журналисты әзерләнә. Милли белгечләрне әзерләү чыгымнары Татарстан бюджетыннан каплана.

КФУ ректоры Илшат Гафуров югары уку йортына студентлар кабул итү кампаниясенең тәмамлануы турында хисап тотты. Быел Казан федераль университетына 77 мең гариза тапшырылган. Бакалавриат, специалитет һәм магистратураның беренче курсына 12049 кеше кабул ителгән. Ректор китергән мәгълүматларга караганда, шуларның 5345е – бюджет урыннары, 6704е – түләп укучылар. Бюджет урыннарына керүчеләрнең уртача БДИ баллы – 80,4. Иң югары баллар "Лингвистика" (94,18), "Телевидение" (93,4), "Филология" (чит ил филологиясе) (92,97), "Реклама һәм җәмгыять белән элемтә" (91,5), "Юриспруденция" (90,48) белгечлекләрендә булган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында Илшат Гафуров милли кадрлар әзерләү темасына тукталып, ике телле белгечләр әзерләү өчен 140 студент кабул ителүе турында белдерде.

"Без милли белем бирүче укытучылар турында гына сүз алып бармыйбыз, ә берничә телдә белем бирә алган укытучылар турында сөйләшәбез. Алар татарча да, урысча да, инглизчә дә укыта белергә тиеш. Белүегезчә, бүген алты полилингваль мәктәп төзелә. Аларга кадрлар кирәк булачак. Шундый полилингваль укытуны күздә тотып, 140 студент кабул ителде. Ел саен 140-150 студентны шуның өчен кабул итү каралган. Аларны Татарстан бюджеты хисабына укытабыз. Аның өчен 54 миллион сум бүленде.

"Минемчә, татарча укыту башлангыч сыйныфлар дәрәҗәсендә булса да җитә. Бу – минем фикер. Дәүләт тарафыннан башка таләпләр куелырга да мөмкин анысы", диде ул.

Азатлыкның татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә ничә студент укытылуы, ничә татар журналисты әзерләнү турындагы соравына Илшат Гафуров КФУга тел-теш тидереп булмый диде.

"Бүген федераль хисаптан татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә 890 студент белем ала. Ә татар журналистларына килгәндә, бу эшне заказ нигезендә башкарабыз. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясеннән сигез кешегә заказ булды, шулкадәр татар журналистын һөнәргә өйрәтәбез. КФУ милли кадрлар әзерләми дип әйтә алмыйсыз" дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG