Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан – Русиядә хәмердән агуланып үлүчеләр саны иң нык арткан төбәк


Бу елның гыйнвар-июнь айларында Русиядә хәмер эчеп агуланудан үлүчеләр саны 17 процентка арткан. Татарстан исемлектә беренче урында тора.

2019 елның беренче яртысында Русиядә хәмердән агуланып 4 мең 298 кеше үлгән, ягъни 100 мең кешегә 5 кеше туры килә. Мондый статистиканы Дәүләт хәмер сәясәте үзәге китерә.

Үлүчеләр санының иң нык артуы Татарстанда теркәлгән. Узган елның шушы вакыт аралагында булган күрсәткечләр белән чагыштырганда агуланучылар саны 12 тапкырга арткан. Исемлекне Яһүд автоном өлкәсе, Тыва, Пенза һәм Курган өлкәләре дәвам итә.

Мәскәүдә беренче яртыеллыкта 71 кеше хәмердән агуланып үлгән, узган елның бу вакыт аралыгандагы күрсәткечләр белән чагыштырганда үлем очраклары 10 процентка арткан. Петербурда 83 кеше вафат булган, бу узган ел белән чагыштырганда 1,8 тапкырга артык.

XS
SM
MD
LG