Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабанчы авылы халкы белән карьер хуҗалары низагында кем җиңәр?


Сабанчы авылы
Сабанчы авылы

Татарстанның Әлмәт районы Сабанчы авылы халкы янәшәдәге ком карьерына каршы күтәрелгән. Мәхкәмәләрне бер-бер артлы оталар, әмма карьер эшләвен дәвам итә. Авыл кешеләре әйтүенчә, карьер хуҗалары авыл халкына басым ясый. Азатлык Сабанчы халкының мәхкәмә юлларын таптап хокукларын яклавын өйрәнде.

Сабанчы авылы Әлмәт шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәргә якын булганга, монда күчеп урнашучылар да күп. Авылда 130 хуҗалык исәпләнә, якынча 300 кеше яши. Сабанчыларны бер проблем берләштерә. Инде дистә еллар биредә ком карьеры эшли.

Азатлык бу материалны бер айлап әзерләде, сорауларга җавап алыр өчен хакимияткә шалтыратты, Татарстанның экология һәм табигый казылмалар министрлыгы белән хатлар алышты, ком карьеры хуҗалары белән сөйләшүләр дә булды.

Менә шулай Сабанчы авылының биш чакрым озынлыктагы юлы, халыкның сулаган һавасы турында мәгълүмат җыя-җыя тарткалаша торгач, узган атна азагында Әлмәтнең Сабанчы авылына илткән юлны асфальт белән түши башлаганнар. Халыкның баш күтәрүеннән куркыпмы, әллә матбугатка чыгудан шүрләпме – халык белән ком карьеры, җирле хакимият арасында дистәләгән елга сузылган низаг хәл ителә башлаган.

Сабанчы авылына илткән юлны асфальт белән түши башлаганнар
Сабанчы авылына илткән юлны асфальт белән түши башлаганнар

Бу хакта Азатлыкка "Прикамское карьероуправление" җәмгыяте вәкилләре дә, безнең белән элемтәдә торган сабанчылар да раслады. Юлны ремонтлау эше төнге 10га кадәр дәвам итә, ди авыл кешеләре. Ләкин асфальт юл авылга кадәр барып җитми, бары трассадан карьерга кадәр генә төзекләндерелә. Халык мәнфәгате шул ноктада тәмамлана.

Азатлык шулай да бу тарихның нечкәлекләрен бәян итәргә булды. Кемгәдер гыйбрәт, кемгәдер үрнәк булыр дип.

Юлсызлык һәм тузан

Сабанчы авылына бер юл илтә. Бер ягында аның урман кыры булса, юлның сул ягында менә инде дистәләгән ел карьер эшли. Биредә төзелеш өчен ком чыгарыла. Көне-төне экскаватор, тракторлар эшли, тегендә-монда йөк машиналары җилдерә. Карьер хуҗалары табыш акчасын санаса, Сабанчы кешеләре йөк машиналарыннан җимерелгән юлдан килгән зыян, эштән чыккан көпчәкләр, ватылган машиналарга ремонт ясау чыгымнарын саный.​

Сабанчы авылына баручы юл
Сабанчы авылына баручы юл

Айдар Хәмзин – карьерга каршы көрәшүчеләрнең берсе. Сабанчы авылының "старостасы" була, авылдашлар аңа шундый вәкаләт йөкләгән. Быелның июнь аенда бу вазифадан баш тарткан. Бу – аның иҗтимагый эше, үзе Әлмәттә банкта хезмәт итә. Аның сүзләренә караганда, трассадан авылга кергән юлдан туктаусыз йөрүче зур йөк машиналары юлны җимерә һәм авылда тузан күтәрелә, моннан тыш карьер экологиягә зыян китерә.

"Төп проблем – юллар. Монда авыр йөк машиналары йөри. Элек асфальт юл булган дип сөйли авыл халкы. 10-15 ел элек аны җимереп бетергәннәр. Юлны таш белән түшәп караган иделәр, булышмады. Хәзер монда пычрак, ком, ташлар. Безгә бу бер дә ошамый. Ничәмә еллар казыйлар, акча эшлиләр, ләкин авылга бернинди ярдәм күрсәтмиләр. Юлны булса да рәткә китерә алалар бит, әмма юк, ул аларга кирәкми", ди Айдар Хәмзин.

Төп проблем – юллар
Төп проблем – юллар

Авыл халкы ел саен үзара акча туплап юлны төзекләндерергә мәҗбүр. Һәркемнән 1-1,5 мең сум акча җыеп, йөк машинасы белән таш алып киләләр, эшләүчеләр яллап тәртипкә китерәләр.

"Юл беркем карамагында да түгел. Шуңа аны төзекләндерүче юк", ди Хәмзин. Ләкин үз акчасына юлны төзекләндерергә теләгән халыкка да аяк чалалар.

"Быел да мин староста буларак, акча җыйдым, эшләүчеләрне таптым. Танышым җыелган 105 мең сумга эшли башлады. Ләкин карьер хуҗалары моны белеп, прокуратурага мөрәҗәгать итте. Янәсе, мин канунсыз төстә акча җыям, хакимиятнең абруен төшерәм, ришвәтчелек белән шөгыльләнәм. Мине өч сәгать ярым полициядә тоттылар. Барысы хакында да ачык итеп сөйләдем. Ахыр чиктә юлны төзекләндерүчеләр эшләүдән баш тартты. Акчаны кире халыкка тапшырдым", ди Хәмзин.

Ком чыгару карьеры
Ком чыгару карьеры

"Бу урын көтү көтәргә генә ярый"

Карьерының хуҗасы – "Прикамское карьероуправление" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Узган елның җәендә ул Сабанчы карьерында эшне туктатырга мәҗбүр була. Дистәләгән мәхкәмәләр һәм тикшерүләр үткәрелә. Авыл халкы башлангычы белән әлеге карьерның канунсыз булуы дәлилләнә. Беренче чиратта, 16:07:130002:1276 кадастр номерлы Сабанчы карьеры сәнәгать җире категориясенә карамаган булуы ачыклана. Ул – авыл хуҗалыгы җирләре.

2016 елда Татарстан экология министрлыгы мәхкәмә аша "Прикамское карьероуправление" җәмгыятенең эшен туктата. Карьер хуҗалары җавап итеп Самардагы Арбитраж мәхкәмәсенә шикаять итә. Ләкин анда да оттыра. Татарстан Арбитраж мәхкәмәсенең 2016 елның 11 августындагы А65-5133/2016 санлы карарында әлеге җир кишәрлекләрендә табигый байлыклар чыгару эшләре туктатылырга тиешлеге әйтелә.

"Татарстан Арбитраж мәхкәмәсенең А65-5133/2016 санлы карары нигезендә (ул 2017 елның 1 февралендә көченә кергән) 16:07:130002:1276 кадастр номерлы Сабанчы җир кишәрлеген авыл хуҗалыгыннан сәнәгать җирләре категориясенә күчергәнчегә кадәр эш туктатыла", диелә мәхкәмә карарында (А65-28675/2018).

"2015 елда мәхкәмәдә карьер хуҗалары оттырды. Бу җирләрдә арпа, бодай һәм башка үсемлекләр үстерергә ярый, көтү көтәргә мөмкин. Ләкин карьер булырга тиеш түгел. Бу җирләрдә сәнәгать җитештерүен җәелдерү канунга каршы", ди Айдар Хәмзин.

Сабанчы авылы
Сабанчы авылы

Сабынчылар башта, менә бит, мәхкәмә системы да гадел эшли ала икән дип куана. Ком чыгару карьеры үз эшен туктатачак дип өметләнә. Мәхкәмә карарлары шуңа дәлил булып тора.

"Прикамское карьероуправление" әлеге карарларны һәрдаим шикаять итеп килә. Русиянең мәхкәмә һәм норматив актлары тупланып баручы СудАкт сәхифәсендә әлеге ширкәт белән бәйле 68 мәхкәмә карары булуы язылган. Анда күрсәтелгән соңгы мәхкәмә карары 2018 елның 23 ноябренә карый. Анда Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе элекке карарларны үз көчендә калдыра һәм канунсыз казу эшләре алып барылуы турында әйтә.

"2018 елның маеннан алып 2018 елның 16 июленә кадәр мөрәҗәгать итүченең ("Прикамское карьероуправление") кануннарны бозып, эшчәнлекне туктату турында мәхкәмә карарын һәм лицензия шартларын бозып, Сабанчы карьерында ком чыгаруын дәвам итә" (А65-28675/2018) дип акка кара белән язылган.

Ком чыгару карьеры
Ком чыгару карьеры

Карьер хуҗаларын 300 мең сум штрафка тарталар. Аннан Татарстан экология министрлыгы 1,1 млн сум күләмендә административ җәзага тартуны да сорый. Ни хикмәт, бу эшкә Россельхознадзорның Татарстан идарәсе дә кушыла. Алар "108 кв.м. мәйданда туфракның уңдырышлы катламы юк ителүе"н раслый һәм китерелгән зыян өчен 112 мең сум күләмендә түләү таләп итә. Ике ай эчендә "Прикамское карьероуправление" бу җирләрдә рекультивация үткәрергә тиеш була. Мәхкәмә карары нигезендә 2019 елның 31 гыйнварына кадәр рекультивация эшләрен тәмамлау бурычы куела. Ягъни, сәнәгать җитештерүеннән зыян күргән туфрак кире үз хәленә кайтырылырга тиеш. Бу хакта документ та бар.

Әмма Русиядә канунны үтәү халыкка гына кагыла, аерым шәхесләр өчен мәхкәмә карарларын да, канунны бозу да, аларны үзгәртү дә ярый. Авыл халкы бернинди рекультивация эшләре башкарылмады ди.

Азатлык Татарстан Экология министрлыгына рәсми мөрәҗәгать юллады.

  • Ни өчен рекультивация үткәрелмәгән?
  • Дистә еллар буена китерелгән зыянның күләме күпме?
  • ​Алга таба әлеге карьерда эш дәвам итәчәкме?

Хат бер ай элек җибәрелгән булса да, Азатлык түрәләрдән бернинди җавап ала алмады. Шалтыратып хат язмышын кат-кат сорагач, матбугат хезмәте вәкилләре: "Бу хакта комментар бирмибез", дип җавап бирде.

Халыкка басым: аноним янаулар һәм "тәрбия чаралары"

Лицензия шартларын бозган, казу эшләре алып бару тыелган, берничә тапкыр штрафка тартылган булуга карамастан, "Прикамское карьероуправление" моның белән генә туктап калырга җыенмый. Хокукый яктан көрәшүнең мәгънәсе калмагач, Сабанчы авылы халкына карата "урам кагыйдәләре" кулланыла башлый, аерым кешеләргә басым ясау башлана.

Авыл халкы белән төп низаг быелның гыйнварында Сабанчы авылында яшәүче 66 кешенең Татарстан Арбитраж мәхкәмәсенә, Татарстан һәм Русия экология министрлыкларына, Роснедр, Росприроднадзор, Ростехнадзор, Росреестр, Федераль салым хезмәте, Русиянең Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан прокуратурасына шикаять язганнан соң башлана. Алар карьерны бетерүне һәм "Прикамское карьероуправление" ширкәтенә карата җинаять эше ачуны сорый. Бу күмәк хат. Аны тексты да җыелышта кабул ителә.

Әлеге хат дәүләт структураларына барып ирешкәч, авылда сәер хәлләр башлана. "Прикамское карьероуправление" ширкәте халыкка әкренләп басым ясарга керешә. Шикаять авторын эзли башлыйлар.

Карьерга каршы көрәшүче бер активистка аноним хат юллана. Анда язылганча, Сабанчы халкы шикаять итүне туктатмаган очракта, булган юлны актарып ату белән яныйлар. Административ ысуллар белән җир кишәрлекләрен сәнәгать категориясенә күчерүләрен һәм лицензияне барыбер кайтарачакларын да язалар.

Аноним хат
Аноним хат

Бу да файда бирмәгәч, "Прикамское карьероуправление" ширкәтенең иминлек хезмәте башлыгы авылда яшәүчеләрнең һәммәсе белән аерым әңгәмә үткәрә башлый. Үзенчә "тәрбия дәресләре" уздыра. Ширкәт вәкиле һәркемгә шалтырата, һәр йортка керә.

"Ике атна шулай сораштырып йөрделәр. Бәлкем анда ниндидер басым, янаулар булгандыр. Шәхсән үземә басым булмады", ди Хәмзин.

Янаулар булмаса да, Хәмзин әлеге очракта төп корбан булып кала. "Прикамское карьероуправление" ширкәте вәкилләре аны мәхкәмәгә бирә. Бу эшкә көч структуралары да кушыла.

"Карьерның иминлек хезмәте башлыгы Сергей Воропаев мине мәхкәмәгә бирде. Авылда берничә кеше аның ягына күчте. Авылдаш мәнфәгатьләрен яклау урынына алар карьер кешеләренә "сатылды". WhatsApp-та сабанчылар аралаша торган төркем бар, без анда оператив хәбәр алышабыз, игъланнар, белдерүләр ясыйбыз. Кемдер менә шунда аралашкан сүзләрне копи ясап ком чыгару карьеры хуҗаларына юллап яткан. Анда "Хөрмәтле авыл халкы, сәгать 11дә җыелабыз. Карьер һәм юлны төзекләндерү турында сөйләшәчәкбез", дигән хәбәр бар иде.

Сабанчы авылы
Сабанчы авылы

Һәм ни дип уйлыйсыз? Шушы белдерү нигезендә Сергей Воропаев​ мине канунсыз урам чарасы үткәрүдә гаепләп мәхкәмәгә бирде. Имеш, җыен уздырганда дәүләт органнарын алдан кисәтергә кирәк. Мин авыл җирлеге башлыгына шалтыратып аны чакырдым. Ул килә алмавын, үзегез хәл итегез, аннан хәбәр бирерсең, диде. Бу җыенга "Прикамское карьероуправление" вәкилләрен дә чакырдык. Алар килде. Иминлек хезмәте башлыгы Воропаев​ җыенда кемнең ни сөйләгәнен машинасындагы видеорегистраторга һәм үзе белән килгән бер кеше видеокамерага төшереп барды. Ул үзен анда провокацион итеп тотты, кычкырды, авыл халкын гаепләргә тотынды. Ахыр чиктә мине мәхкәмәгә бирде", дип сөйләвен дәвам итә Хәмзин.

Моннан соң Айдар өчен мәрәкә башлана, аны әле тегендә, әле монда йөртә башлыйлар. Әлмәтнең эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә дә, Әлмәтнең җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенә дә чакыралар.

"Барысын да бер сорау борчыды – урам чарасын, карьерга каршы имза җыюны кем оештырды? Мине чакырткан әфәнделәрнең берсен дә канунсыз эшләүче карьер кызыксындырмады. Ә авыл җирлеге башлыгы Вадим Воронин миңа каршы сөйләгән, имеш, әлеге урам җыенының канунсыз булуын әйткән. Гәрчә үзе миңа киресен әйтте", дип сөйләде Хәмзин.

Ахыр чиктә Айдар Хәмзингә мәхкәмә 20 мең сум штраф билгели. Ләкин Татарстан югары мәхкәмәсендә ул бу карарны кире кага һәм җиңеп чыга. Авылда 12 кешелек урам җыенын оештыручының кем икәнен ачыклый алмаганнар.

"Авыл халкы хәзер сүрелде. Әллә аларны куркыттылар. Хәзер беркем берни эшләми", ди Айдар Хәмзин.

Ком чыгару карьеры
Ком чыгару карьеры

Карьерның хуҗалары

Азатлык "Прикамское карьероуправление" җәмгыяте вәкилләре белән элемтәгә керде. Башта аның хуҗасы Эдуард Гобәев белән озак кына аралаштык. Ул бар нәрсә дә канун нигезендә башкарыла һәм базар мөнәсәбәтләре вакытында бу урынга дәгъва итүчеләр төрле мөмкинлекләр кулланып, көндәшләрне юкка чыгарырга телиләр дип аңлатты. Аноним шикаять язучылар күп һәм алар даими язалар дип сөйләде.

"Юлны ремонтлау безнең җаваплылыкка керми, әмма шулай булуга карамастан, без әлегә кадәр бер тапкыр да юлны төзекләндерү өчен ярдәм сораганны кире какканыбыз булмады. Техниканы кулланырга бирәбез, мәсәлән. Без эшли башлаганда ук юл юк иде, карьер эшли башлагач, юллар җимерелде дигән сүзләр бөтенләй дөрес түгел. Әлеге вакытта рекультивация чоры уза, ул берничә этаптан торачак. Хәзерге вакытта техника эшли, әмма аз күләмдә. Аноним хатлар язучылар да башлыча Сабанчы кешеләре түгел, без бит кешеләр белән аралаштык, сөйләштек. Берсе дә каршы булуын әйтмәде", диде ул.

"Прикамское карьероуправление" җәмгыяте вәкиле Сергей Воропаев та юлның тәптиптә булуы безгә дә мөһим бит, чөнки ул юлдан без дә йөрибез. Әмма безне гаепләү дөрес түгел диде ул.

"Нинди ярдәм кирәк, без берсен дә кире какканыбыз булмады. Каядыр балалар бакчасына ком кирәк икән, бирәбез, техника сорыйлар икән, рәхим итегез. Моны авыл җирлеге башлыгы да раслый ала. Сабанчы авылы барысы да каршы дип уйлау ялгышлык. Берничә кеше аномним хатлар язып тутырды, ахыр чиктә авылдашларны безгә каршы котырттылар, безне аларга каршы куйдылар. Авыл кешеләре юлның чокырларын үз көчләре белән ямыйлар, без зур юлдан авылга илткән юлны төзекләндерәбез", диде ул.

Сабанчы авылы
Сабанчы авылы

Азатлык Воропаевтан авыл кешеләре өркетеп язылган аноним хатларның килеп чыгуы турында сорашты.

"Ул хатлар килеп чыккач та миңа сез яздыгызмы дип мөрәҗәгать иттеләр. Әмма без бервакытта да андый юл белән эш иткән булмады. Очрашабыз, ачыктан-ачык сөйләшәбез, ул хатларның авторларын белмим. Безнең аларга кагылышыбыз юк", диде ул.

Ачык чыганакларда "Прикамское карьероуправление" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль мөдире булып Линар Хәбибуллин тора. Әлеге ширкәтне коручылар – Альбина һәм Эдуард Гобәевләр.

Баксаң, Сабанчы җирендә генә түгел, Татарстанның башка районнарында бу ширкәт белән бәйле проблемнар булган. Бөгелмә районының Исааково карьерында канунсыз эш алып бару мәсьәләсе мәхкәмәдә каралган.

Күптән түгел карьер хуҗалары тагын бер алдауда тотыла. Бу юлы монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе кисәтү ясый. Алар "Прикамское карьероуправление"ның аукционнарда үз көндәшләрен төшереп калдыру максатыннан бәяләрне арттыруын һәм ахыр чиктә эштән баш тартуын ачыклый. Әлеге бәяләрне арттыру уены берничә тапкыр кабатланган. Нәтиҗәдә, бу Татарстан бюджетына зыян китергән, чөнки сатып-алуларны берничә тапкыр үткәрергә мәҗбүр булалар. Карьер хуҗалары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә, ләкин бу бернинди нәтиҗә бирми.

Сабанчы авылы
Сабанчы авылы

Авыл башлыгы: "Авылыгызга якын килергә теләгем юк"

Сабанчы авылы Әлмәт районының Калейкин җирлегенә карый. Аның башлыгы Вадим Воронин. Халык аңа үпкәле, авыл җирендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклар урынына карьер хуҗаларының җырын сайрый диләр. Воронин җәмәгать тыңлаулары үткәреп, авыл җирлегенең генераль планына әлеге карьерны кертү турында сөйләшкән.

"Авыл җирлеге башлыгы барлык проблемнардан кача. Шикаять язганга үпкәләде. Халык карьерның ябылуын теләсә дә, ул башка эшләр майтарып йөрде. Үз авылында мәдәният йорты ачты, анда Татнефть, Газпром вәкилләрен чакырды. Җәмәгать тыңлаулары үткәрде. Анда әлеге карьерны генераль планга кертү мәсьәләсе каралды", ди Айдар Хәмзин.

Авыл җирлеге башлыгының халыкны якламавын, алар белән дорфа аралашуын фаш итеп, интернетта язмалар эленә. Youtube каналда авыл җирлеге башлыгы Вадим Воронинның авыл халкы белән аралашкан аудиоматериалары куелган.

"Мин 12 шикаять алдым. Әзрәк намуслы булырга кирәк. Минем сезнең авылга якын килергә теләгем юк. Җил була торган, инфраструктура булмаган җирдә йортлар салмаска кирәк. Сез хатын-кызлар кебек. Сез зур кешеләр, ә акылыгыз бөтенләй юк. Әгәр шикаятьләр язсагыз, бернинди юл да булмаячак. Шул чокыр-чакырлы юлдан йөриячәксез", дигән сүзләр әйтелә Воронин тарафыннан әлеге видеоязмада.

Барысы да уңай бара, бары тик карьер хуҗаларын гына канунга буйсындырырга кирәк дип уйлый сабанчылар. Әмма хәерчегә җил каршы диләр бит. Куану иртәрәк булган, күрәсең. Авыл халкы үз хокуклары өчен көрәшеп йөргәндә көтмәгәндә карьер хуҗаларын Татарстан хөкүмәте яклап чыгуы ачыклана. Быелның 7 мартында премьер-министр Алексей Песошин имзасы белән Татарстан хөкүмәт карары дөнья күрә. Анда әлеге карьер урынының авыл хуҗалыгы категориясеннән чыгарылып сәнәгать җире статусына үзгәртелүе турында языла. (Хөкүмәт каралары: татарча, русча).

"Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "Прикамское карьероуправление" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Әлмәт муниципаль районында урнашкан, "Прикамское карьероуправление" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте милкендә булган 27,1259 гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы җир кишәрлеген 16:07:130002:1276 кадастр саны белән Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан күчермәләрдә күрсәтелгән чикләрдә җир асты байлыкларыннан файдалану максатларында сәнәгать җирләре һәм башка махсус җирләр категориясенә күчерү турындагы тәкъдимен кабул итәргә", диелә хөкүмәт карарында.

Ком чыгару карьеры
Ком чыгару карьеры

Кыскасы, бу карар "Прикамское карьероуправление"га яңадан эшне башларга мөмкинлек бирә. Рекультивацияне көтеп йөргән авыл халкына Казан түрәләреннән менә шундый кайнар сәлам.

Хәзерге вакытта Сабанчыда билгесезлек. Карьерда әлегә эш алып барылмаса да, йөк машиналары һәм башка техникалар тора. Татарстан хөкүмәте карары белән әлеге җирләр сәнәгать категориясенә күчерелүе "Прикамское карьероуправление"га иртәме-соңмы ишекләрен ачачак. Һәм, өстәвенә, быелның 1 августында "Прикамское карьероуправление" Татарстан экология министрлыгының карьерда эшне туктату карарын шикаять итеп мәхкәмәдә җиңеп чыккан. Бәлкем шуңа да министрлык безгә җавап бирүдән баш тарткандыр. Димәк, моңа кадәр мәхкәмәләрдә оттырып, авыл халкының тынычлыгын бозган карьер хуҗаларына тулы көчкә эшләргә комачау итүче булмаячак дигән сүз.

XS
SM
MD
LG