Роберт Мугабе үлеме турында BBC каналына аның гаилә әгъзалары хәбәр иткән.
Мугабе Көньяк Родезиянең (Зимбабвеның элекке атамасы) Британиядән бәйсезлеге өчен хәрәкәт лидерларының берсе иде. 1965 елда ил мөстәкыйльлек турында игълан итте, әмма моны дөнья җәмәгатьчелеге танымады.
1980 елда колониядә ватандашлар сугышы тәмамлана, Мугабе сайлауларда җиңә һәм мөстакыйльлеге танылган Зимбабвены премьер-министр буларак җитәкли. Хакимияттә ул 2017 елга кадәр утыра һәм хәрби түнтәрелеш вакытында бәреп төшерелә.
Мугабе режимы демократик булмау, ак тәнле халыкларны эзәрлекләү, икътисади проблемнарны чишә алмау өчен тәнкыйтьләнде.
Мугабе үзе проблемнарда "дөнья колониализмын", эчке һәм тышкы дошманнарны гаепләде. Зимбабве башлыча Төньяк Корея, Кытай, Иран, Венесуэла һәм Русиягә йөз тотты.
2015-2016 елларда Мугабе Африка берлеген җитәкләде.