Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессында Мәскәүдәге протестларны куып тарату өчен чикләүләр кертергә чакыралар


10 августта Мәскәүдә узган протест вакытында тоткарлау
10 августта Мәскәүдә узган протест вакытында тоткарлау

Трамп исеменә язылган мөрәҗәгатьтә Конгресс вәкилләре Русия башкаласында узган протест чараларында "күп кенә демонстрантлар кыйналды, тоткарланды һәм төрмәләргә җибәрелде" дип искәртә.

АКШның вәкилләр пулатында тышкы эшләр комитеты рәисе Элиот Энгел һәм Конгресста Техас штаты вәкиле Майкл Маккол ил президенты Дональд Трампны Мәскәүдәге митинглар вакытында кеше хокуклары бозуга җаваплы затларга чикләүләр кертергә чакырды.

Трамп исеменә язылган мөрәҗәгатьтә алар Русия башкаласында узган протест чараларында "күп кенә демонстрантлар кыйналды, тоткарланды һәм төрмәләргә җибәрелде" дип искәртә. Сәясәтчеләр Русия гамәлләрен "агрессия" һәм "Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары үз өстенә алган йөкләмәләрне бозу" дип атады.

Энгел һәм Маккол фикеренчә, Русия президенты Владимир Путин "башка төрле фикерләүчеләрне бастыру өчен иң соңгы чаралар күрә башлаган".

Мәскәү шәһәр думасы сайлавына бәйсез намзәтләрне теркәүне таләп итеп Русия башкаласында урам чаралары айдан артык бара. Митингларда җәмгысе өч меңләп кеше тоткарланды. 27 июльдә узган протест чарасыннан соң тикшерү комитеты киңкүләм чуалышлар һәм хакимият вәкиленә көч куллану турында җинаять эше ачты, аның нигезендә 16 кеше сак астына алынды. Шушы көннәрдә биш кешегә ирекләреннән мәхрүм итү белән бәйле хөкем карары чыгарылды.

Хокук яклаучылар һәм юристлар Мәскәүдә "киңкүләм чуалышлар" дип аталырлык берни дә булмады дип искәртә.

XS
SM
MD
LG