Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Авзаловага һәйкәл җырчының каберенә куелачак


Әлфия Авзалова (15.01.1933—15.06.2017)
Әлфия Авзалова (15.01.1933—15.06.2017)

Мәшһүр җырчыга һәйкәл 20 сентябрь куелачак.

Татар халыкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзаловага һәйкәл куелырга тиеш дигән сүзләр "моң патшабикәсе" бакыйлыкка күчкәч үк йөри башласа да, бу хыял аның вафатыннан соң ике елдан артык вакыт узгач кына тормышка ашырылачак. Җырчының сынын ул җирләнгән Казанның Яңа Бистә зиратында урнаштыру каралган. Бу хакта 7 сентябрь узган матбугат очрашуында журналистларга аның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова җиткерде.

"Һәйкәл 20 сентябрь иртәнге унда әнинең кабере өстендә куелачак. Әлегә аның нигезе генә урнаштырылган. Шулай озакка сузылуны кабердә җир утыру белән аңлатырга мөмкин. Сынны заводта коялар, тагын берничә көннән ул әзер булырга тиеш. Скульптура авторы – Фәнил Вәлиуллин" диде ул.

Зөлфия ханым әйткәнчә, һәйкәлнең нинди булырга тиешлеге хакында әнисе дә әйтә торган булган. Ул – сәхнәдә басып торучы җырчы образы. Шәригать нигезендә кабер ташында сын урнаштыру тыелса да, Нигъмәтҗанова әйтүенчә, алар Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән киңәшләшкән. Зөлфия ханым сүзләренчә, Равил хәзрәт үз хәер-фатихасын биргән, "Әлфия апа халык кешесе иде, шуңа күрә аңа барысы да ярый" дигән.

Казан үзәгендә дә һәйкәл булырмы, дигән сорауга Зөлфия ханым, бәлки "Салават күпере" торак комплексы зураеп, башкаланың уртасына әверелгәч, булыр дип шаяртты. Билгеле булганча, Әлфия Авзалова исемен Казан үзәгеннән 20 чакрым читтә урнашкан урамга биргәннәр иде, шунда ук Илһам Шакиров проспекты да бар. Моңа Әлфия апаның балалары үз вакытында каршы чыккан иде. Әмма алар фикеренә колак салучы булмады.

Сезнең үзегезнең әниегез исемен йөрткән урамда булганыгыз бармы, дигән сорауга Нигъмәтҗанова: "Бер көнне машинага утырып бардык "Салават күпере"нә, тик таба алмадык, навигатор нишләптер күрсәтмәде", дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG