Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәр думасында 45 урынның 20cен оппозиция ала


Мәскәү думасында системлы оппозиция мандатларның яртысын диярлек алачак. Навальный моны "Акыллы тавыш бирү" стратегиясенең уңышы дип саный. Хакимият вәкиле Валерия Касамара "мөселман факторы" сәбәпле җиңелдем диде.

Мәскәү парламентына 8 сентябрь узган сайлауда КПРФ - 13 , "Яблоко" - 4, "Гадел Русия" - 3 сайлау бүлгесендә җиңү яулаган. Сайлау беркетмәләренең 100 проценты саналган, дип хәбәр итә Русия басмалары. Шулай итеп, системлы оппозиция вәкилләре Мәскәү шәһәр думасында 45 урынның 25сен ала. Сәясәтче Алексей Навальный моны "Бердәм Русия" монополиясен җимерү өчен уйлап табылган "Акыллы тавыш бирү" стратегиясенең уңышы дип атады.

25 урын үз-үзләрен тәкъдим иткән намзәтләргә кала. Мәскәү думасына "Бердәм Русия"дән тәкъдим ителгән кешеләр булмады - фирканең абруе кинәт төшү сәбәпле, аларның барысы да үз-үзләрен тәкъдим итте. Мәскәү мэры Сергей Собянин узган сайлауларны "соңгы тарихта иң хислеләре булды" дип атады.

Тавыш бирергә сайлаучыларның 21,77% килгән. 2014 елда да шундыйрак сан иде (21,04%).

  • Мәскәүнең 45нче сайлау бүлгесендә Югары икътисад мәктәбе җитәкчесе Валерия Касамара Магомет Яндиевка җиңелде. Касамара моны әлеге бүлгедә "мөселман дисапорасы күп булуы" белән аңлатты. "45нче Мещан бүлгесендә зур мәчет бар. Мәчет ачылганнан соң күп кенә мөселманнар изге урынга, изге җиргә якынрак күчеп килде. Шуңа күрә монда мөселман факторы да уйнагадыр", диде Касамара "Эхо Москвы" радиосына.
  • "Бердәм Русия"нең Мәскәү бүлекчәсе лидеры Андрей Метельский да җиңә алмады. Шәһәр думасына аның көндәше КПРФ намзәте Сергей Савостьянов уза.
  • Мәскәү думасына сайлауларга берничә дистә бәйсез намзәт үткәрелмәде. Бу шәһәрдә июль һәм август айларына күпсанлы протестларга китерде.
  • Хакимият фиркасе Хабаровский краенда үз позицияләрен бөтенләй югалтты. Төбәк парламентына фирка исемлекләреннән ул өченче урында гына (12,51%). ЛДПР 56,12% җыеп җиңү яулады, икенче урында КПРФ (17,24%). 24 бер мандантлы бүлгеләрнең 22сеннән шулай ук ЛДПР вәкилләре парламентка уза.
  • Хабаровски шәһәре думасында 35 мандантның 34е ЛДПР намзәтләренә, берсе "Гадел Русия"гә эләгә дип яза Интерфакс.
  • 8 сентябрь Русиядә бердәм сайлау көне узды. 16 төбәктә губернатор сайладылар, аларның барысында да хакмият алга сөргән намзәтләр җиңә. Ингушетия башлыгын парламент билгеләде. Моңа кадәр төбәкне вакытлыча җитәкләгән Мәхмүт-Али Калиматов республика башлыгы булачак.
XS
SM
MD
LG