Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ белән "Гадел Русия" Татарстандагы сайлауны танымады


Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә утырыш

Татарстан Дәүләт шурасына узган сайлау нәтиҗәләрен оппозициядәге ике фирка танымавын белдерде. Сайлау беркетмәсендә алар үз дәлилләрен китереп, имзасын куйды.

Үзәк сайлау комиссиясендә бүген сайлауга нәтиҗә ясадылар. Очрашу кызу бәхәсләр һәм кычкырышулар белән узды. Сайлауның хәрәмләшүләр белән узуын беренче итеп КПРФның Татарстандагы беренче секретаре Хафиз Миргалимов белдерде.

"Безнең бер гариза тикшерү комитетына, икешәр гариза прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгына юлланды. Үзәк сайлау комиссиясенә 32 мөрәҗәгать җибәрдек. Анда бюллетеньнәрне күпләп ыргыту очраклары видеокамераларга төшерелгән. Кайбер участокларда хәтта беркетмәләрне дә күрсәтмәделәр. Шикаятьләр яздык, ләкин виртуаль җаваплар гына алдык. Ни өчен шулай?" дип мөрәҗәгать итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисенә Хафиз Миргалимов.

КПРФка "Гадел Русия" дә кушылды. Ике фирка да сайлауны танымауларын белдереп, сайлау нәтиҗәләре беркетмәсенә үз имзасын куйды. Үзәк сайлау комиссиясенең башка әгъзалары каршы чыкмады.

"Без сайлауны танымыйбыз. Беркетмәгә имзаны без шулай дип язып куйдык. Сайлау канунны бозулар белән узды. Хәзер әлеге беркетмә Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җибәреләчәк. Әгәр дә ике парламент фиркасе сайлауны танымый икән, бу күп нәрсә турында сөйли, хәтта нәтиҗәне үзгәртә дә ала. Хәзер мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәкбез. "Бердәм Русия" өчен меңләп ташланган бюллетеньнәрне кире кайтару өчен көрәшәчәкбез”, диде Раушания Билгилдиева Азатлыкка.

Җыелыш барышында "Яблоко" фиркасеннән Азат Габделвәлиев та сайлауның хәрәмләшеп узуын белдерде.

"Бу сайлауны мин пычрак һәм намуссыз үтте дип саныйм. Моңа өч нигез бар. Канун бозулар харитасын өйрәндем. Анда 140 хәбәр килде. Шуларның дүрттән өче җитди хокук бозулар турында сөйли. Сайлау вакытында 31нче бүлгедә йөрдем. 1498нче участогында тавышларны санаган сайлаучылар исемлеге белән танышырга рөхсәт бирмәделәр. Федераль канун нигезендә күрсәтергә тиешләр иде. Яшел Үзәндә исемлекне күрсәтмәү өчен өчен куркып тордылар. Үзәк сайлау комиссиясе үз вазифасын үтәмәде", диде Азат Габделвәлиев.

8 сентябрьдә узган Дәүләт шурасы сайлавында “Бердәм Русия" фиркасе 72%, КПРФ 10% тавыш җыйды. Калган фиркаләр "Гадел Русия", ЛДПР, "Русия коммунистлары", "Пенсионерлар фиркасе", "Партия роста" парламентка үтмәде. Аның каравы, ЛДПР, “Гадел Русия”, “Партия роста” фиркаләреннән берешәр намзәт бер мандатлы бүлгедән үтте.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG