Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple яңа смартфоннарын тәкъдим итте


Яңа айфоннарны тәкъдим итү чарасы
Яңа айфоннарны тәкъдим итү чарасы

Apple ширкәте Калифорниянең Купертино шәһәрендә яңа айфон модельләрен тәкъдим итте. Чарада iPhone 11, iPhone 11 Pro һәм iPhone 11 Pro Max күрсәтелде.

Тәкъдим итү чарасыннан билгеле булганча, яңа iPhone 11-нең төп үзенчәлеге - ачыклыгы 12 мегапиксель булган өстәмә камера. Аңа Night Mode режимын куеп ширкәт төнлә ясалган фотосурәтләрнең сыйфатын яхшыртырга тели. Моннан тыш смартфонда икеләтә арттырылган оптик зум булачак.

IPhone 11 камерасы 4К сыйфатында секундына 60 кадр тизлеге белән төшерә алачак. Алгы камера видеоны әкренәйтү режимында төшерә. Моннан тыш смартфон Liquid Retina дисплеена ия. IPhone 11 элекке модельдән бер сәгатькә озаграк эшли алачак диелә. IPhone 11 алты төрле төстә тәкъдим ителәчәк.

IPhone 11 Pro исә өч камерага ия. Барлык яңа смартфоннарда A13 Bionic процессоры булачак, Apple аны иң тиз дип атый.

IPhone 11 моделенең бәясе 699 доллар, Русиядә аның бәясе 59990 сумнан башлана. Pro моделе 999 доллардан башлана (89990 сум), Pro Max бәясе - 1099 доллар булачак.

Apple ширкәте үзенең яңа җиһазларын һәр ел сентябрь аенда тәкъдим итә.

1976 елда нигез салынган Apple ширкәтенең капиталын 2018 елда $107,147 млрд дип бәяләгәннәр. Шул ук елны ул Forbes журналының 500 иң шәп эш бирүчеләр исемлегендә өченче урын алган.

XS
SM
MD
LG