Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илләрдә яшәүчеләр өчен башкорт теленнән онлайн-курслар башлана


Башкорт телен өйрәнү сайты
Башкорт телен өйрәнү сайты

Әлеге курслар basheasy.com порталындагы виртуаль тел кабинетында оештырыла. Дәресләр һәр якшәмбе булачак.

Чит илләрдә яшәүчеләр өчен башкорт теленнән онлайн-курслар башлана. Бу хакта Дөнья башкортлары корылтаеның матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге курслар basheasy.com порталындагы виртуаль тел кабинетында узачак. Анда онлайн-дәресләр: аудио һәм видеочатлар, өйрәтүче контент урнаштырылган. Дәресләрне республика мәктәпләренең башкорт теле укытучылары алып бара. Барлыгы 34 дәрес уздыру ниятләнә. Алар 15 сентябрьдән 2020 елның 31 маена кадәр һәр якшәмбе оештырылачак.

Онлайн-дәресләр "Туган тел илчеләре" республика чарасы кысаларында башлана. Проектны Башкортстанның мәгариф министрлыгы һәм Милли мәгариф ресурс үзәге оештыра. Ул башкорт телен өйрәнергә, Башкортстан турында күбрәк мәгълүмат белергә, башкортча әсәрләр укырга, башкорт халкының мәдәнияте белән танышырга теләүчеләргә ярдәм итәчәк.

Башкорт телен өйрәнү һәм чарада катнашу өчен www.basheasy.com сәхифәсенә кереп теркәлергә кирәк.

XS
SM
MD
LG