Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда Ага Хан IVгә багышланган почта маркасы сугылды


Марка
Марка

Бүген Болгар ислам академиясендә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән шаһзадә Кәрим Ага Хан IV почта маркасын сукты. Анда Казан Кирмәне белән Ага хан бүләге билгесе төшерелгән.

Болгарда Ага Ханга ислам академиясе, Ак мәчет, зур Коръән китабын күрсәттеләр. Ага Хан марка сугу тантанасында сүзен кыска тотты һәм дини кыйммәтләрне сакларга кирәклекне әйтте.

"Безгә дини кыйммәтләрне саклау мөһим. Монда катнашу зур бәхет. Әлеге марканың да бөтен дөньяда тынычлыкны саклауда әһәмияте зур", диде Кәрим Ага Хан IV.

Ага Хан IV (c) һәм Миңтимер Шәймиев документ имзалый
Ага Хан IV (c) һәм Миңтимер Шәймиев документ имзалый


Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, бу - изге Болгар җире өчен тарихи вакыйга.

"Болгарны төзекләндерә башлаганда безнең янга дөнья илчесе килер дип күз алдына да китерә алмадык. ЮНЕСКО белән эшләгәндә без тарихи биналарны тиешле таләпләр белән торгызырга өйрәндек. Күпләребез сезнең турыда ишетеп белә идек, бәхеткә, хәзер сез безнең янда. Безнең җирләргә килеп җитеп, халкыбызга, дин тотучыларга, Русиягә хөрмәт күрсәткән өчен чиксез рәхмәтлебез. Дөньяда шундый тәртипләр бар, әгәр берәр кайда зур вакыйга була икән, аны марка белән мәңгеләштерәләр", диде ул.

Почта маркасы 150 мең данәдә бастырылган. Анда Казан Кирмәне, Ага Хан премиясе билгесе төшерелгән.

Ага Хан (чын исеме Кәрим әл-Хөсәйни шаһ) - шыгый исмәгыйльчеләрнең 49нчы дәвамчы имамы. Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы санала. 1977 елда ул архитектура премиясен оештыра. Бүләк мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләргә бирелә. Быел җиңүчеләр арасында Казан да бар. 1миллион долларны Татарстан белән беррәттән Бәһрәйн, Бангладеш, Фәләстин, Сенегал, Берләшкән гарәп әмирлекләре бүлешәчәк. Архитектура бүләген тапшыру иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узачак.

XS
SM
MD
LG