Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне Жириновскийның "Казан акчага күмелә" дигән сүзләрен наданлык дип атады


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

ЛДПР җитәкчесенең "Казанны акча белән тутырдылар, ул акчаларны урыс төбәкләренә бирегез" дигән сүзләрен Казан Кирмәне "наданлык һәм провокация" дип атады. 

Казан Кирмәне Владимир Жириновскийның "Казанны акча белән тутырдылар" дигән сүзләренә карата үз фикерен белдерде. Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова әлеге сүзләр "Конституциягә каршы килә", "республика белән бюджетара мөнәсәбәтләрнең эчтәлеген" бозып күрсәтә ди.

"Жириновский бюджет сәясәте формалашуын һәм салым системы төзелешен бик яхшы белергә тиеш. Татарстан, Русиядә динамик үсештәге төбәкләрнең берсе буларак, федераль бюджеттан алуга караганда, күбрәк бирде һәм бирә", дип китерә Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова сүзләрен Коммерсантъ-Казан.

Ул шулай ук ЛДПР лидерына "бөтен урыс халкыннан, шул исәптән, Татарстанда яшәүче урыслар исеменнән сөйләргә беркем дә рөхсәт бирмәгән" диде. "Аның чыгышын чираттагы шикле сәяси дивидендлар алырга тырышу дип бәялибез", ди Галимова.

Кирмән вәкиле Русия думасы рәисе Вячеслав Володин белән Татарстан Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның сөйләшүе турында да әйтте. Володин "мондый сүзләрне югары трибуннардан кычкырырга ярамый" дигән.

"Бу уңайдан Жириновскийның чыгышын бәяләр өчен "наданлыкмы бу яисә провокацияме?" диясе килә. Кызганыч, монда икесе дә бар кебек", ди Галимова.

Русия думасының көзге сессиясе ачылышында Владимир Жириновский милли республикалар бюджетларына күбрәк акча бирелә дип зарланды.

"Казанны, Төньяк Кавказны акча белән тутырдыгыз, ә аннары урыс өлкәләрендә күп бала тапмыйлар дисез. Бу бит коточкыч! Урысларга да башкаларга биргән кадәр бирегез! Сез бит урыс парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк бүләсез", диде Жириновский.

Аның әлеге сүзләре җәмәгатьчелекнең бер өлешендә ачу уятты.

XS
SM
MD
LG