Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов депутат мандатын тапшыру ниятен белдерде


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Хафиз Миргалимов Татарстан парламенты президумы утырышында сайлау нәтиҗәләре турында чыгыш ясарга теләгән. Спикер Фәрит Мөхәммәтшин моңа каршы чыканнан соң КПРФ лидеры депутатлыгын ташлау белән янаган.

Татарстан Дәүләт шурасы президиумы утырышында Татарстанда КПРФ лидеры Хафиз Миргалимов депутат мандатын тапшырыру нияте турында белдергән. Бу хакта "Коммерсантъ-Казан" хәбәр итә.

Утырышта ул республикада парламент сайлаулары нәтиҗәләре турында сүз бирүне сораган. Әмма Дәүләт шурасы рәисе, "Бердәм Русия" вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин моңа каршы төшмәкче булган.

"Мин мандатны тапшырырга әзер!" дигән Миргалимов. Мөхәммәтшин "бу сезнең хокук", "әмма мин моны теләмәс идем", дип җавап биргән.

Шулай да Миргалимовка чыгыш ясарга мөмкинлек биргәннәр, ул сайлау нәтиҗәләре белән килешмәве турында белдергән.

8 сентябрь узган Дәүләт шурасы сайлавында “Бердәм Русия" фиркасе 72%, КПРФ 10% тавыш җыйды. Калган фиркаләр - "Гадел Русия", ЛДПР, "Русия коммунистлары", "Пенсионерлар фиркасе", "Үсеш партиясе" парламентка үтмәде. Аның каравы, ЛДПР, "Гадел Русия", "Үсеш партиясе" фиркаләреннән берешәр намзәт бер мандатлы бүлгедән үтте.

Сайлау нәтиҗәләрен КПРФ һәм "Гадел Русия" танымавын белдерде. Сайлау беркетмәсендә алар үз дәлилләрен китереп, имзасын куйды.

Татарстан Дәүләт шурасының оештыру сессиясе 20 сентябрьгә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG