Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур зиратында сәүдәгәр Агафуровлар каберлеге саклауга алынды


Агафуровлар җирләнгән мөселман зираты
Агафуровлар җирләнгән мөселман зираты

Агафуровлар каберлекләре саклауга алынган, экспертизадан соң алар Свердлау өлкәсенең мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелергә мөмкин.

Екатеринбурда танылган сәүдәгәр, хәйрияче Агафуровларның ташландык мөселман зиратындагы гаилә каберлеге Свердлау өлкәсенең ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Бу хактагы фәрман 11 сентябрьдә чыкты дип хәбәр итә E1.RU.

Хәзер каберлек саклауга алына. Аннан соң тарихи-мәдәни экспертиза уздырылачак, ул инде каберлекне һәйкәлләр исемлегенә кертергә мөмкинлек бирәчәк. Исемлеккә кертелгәннән соң аны җимерергә ярамый.

Агафуровларның каберлекләрен мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү белән "Уральский хронотоп" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Олег Букин йөргән. Ул Агафуровлар Екатеринбур үсешендә зур роль үтәде ди, шулай ук кабер ташларында татар телендә һәм гарәп имласында язмалар да кыйммәткә ия ди Букин.

Агафуровлар Екатеринбурда танылган гаилә була. Алар ХIХ гасырда шәһәрдә кибетләр тота, Мөселман хәйрия җәмгыяте төзи, балалар укытуга акчалар бүлә. 1917 елгы инкыйлабтан соң агалы-энеле Агафуровлар Русиядән чыгып китәргә мәҗбүр була. Бертуган Кашафетдин һәм Зәйнетдин Агафуровлар - Харбинда, Камалетдин Агафуров Иокоһамада җирләнгән. Екатеринбур мөселман зиратында аларның әтиләре Хисаметдин, Зәйнетдин белән Кашафетдинның хатыннары каберлекләре бар.

Моннан тыш, Екатеринбурда гаиләнең ике агач йорты сакланган.

XS
SM
MD
LG