Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле шагыйрь Муса Сираҗи вафат


Муса Сираҗи (1939-2019)
Муса Сираҗи (1939-2019)

14 сентябрь күренекле шагыйрь Муса Сираҗи бакыйлыкка күчте. Ул агымдагы елда 80 яшен билгеләгән иде.

Муса Сираҗиның үлеме турында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина ватсаптагы "БР татар язучылары" төркемендә хәбәр итте.

Муса Сираҗи (Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов) 1939 елның 1 февралендә Туймазы районы Төпкилде авылында унберенче бала булып дөньяга килә. Кандра урта мәктәбен тәмамлагач, Туймазы районы Кендектамак авылы мәктәбендә ике ел укытучы булып эшли. 1958-1963нче елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Аннан соң "Кызыл таң" гәзитендә, Башкортстан китап нәшриятында һәм телевидениедә, озак еллар Башкорт дәүләт университетында эшли. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында Башкортстан Язучылар берлегендә татар иҗатчылары берләшмәсен җитәкләде. Язучылар берлеге каршында оешкан татар язучылары секциясенең (соңрак ул берләшмә дәрәҗәсенә җиткерелде) беренче рәисе булды.

Ул җәмәгатьчелек эшендә дә катнашты. Башкортстан татарлары мәдәнияте мәркәзе оешмасы рәисе булып эшләгән елларында Уфада барлык татар районнары көннәрен уздырды. Татар-башкорт дуслыгы җәмгыятен җитәкләде.

Муса Сираҗи тәүге шигырьләрен мәктәп елларында ук яза. "Очрашу" исемле беренче китабы 1960нчы елда дөнья күрә. Бүген ул дистәдән артык китап авторы.

Муса Сираҗи бик күп телевизион фильмнар сценарийлары авторы да. Аның сүзләренә бик күп популяр җырлар язылган.

Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты Муса Сираҗи 15 сентябрь туган ягы – Туймазы районының Төпкилде авылында җирләнәчәк.

XS
SM
MD
LG