Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 100 еллыгын Уфа татарлары да бәйрәм итәчәк


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Башкортстан татарлары Татарстанның 100 еллыгына әзерләнә.

Татарстанның Башкортстандагы вәкиллегендә Дөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаевның Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы узды. Анда сүз 2020 елда узачак Татарстан республикасы оешуының 100 еллыгын билгеләүгә өлеш кертү турында барды.

Агымдагы елның 11 мартында Башкортстандагы бер төркем татар оешмалары әлеге мәсьәләдә тәүге утырышын уздырып, анда 100 еллык уңаеннан тәкъдимнәр туплаган иде. Алар арасында Уфада фәнни-гамәли конференция уздыру, чыгышлары белән Башкортстаннан булып Татарстан үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында белешмә-китап чыгару, “Татар Уфасы” исемле фотокүргәзмә уздыру, Уфа урамнары, парклары, мәйданнарына күренекле татар шәхесләренең исемнәрен кушуны оештыру, татар әдәбиятына халык язучылары һәм шагыйрьләре биргән Башкортстан авыллары буйлап авточабыш уздыру һәм башка күп кенә тәкъдимнәр кергән иде.

Марс Тукаев тәкъдимнәрнең Дөнья татар конгрессы башкарма комитетында каралып, күпчелегенең кабул ителүен, соңгы сүзне Татарстанның Мәдәният министрлыгы әйтергә тиешлеген белдерде. Тукаев, планга кермәсә дә, халыкны берләштерүгә юнәлтелгән глобаль тәкъдимнәрнең әле дә кабул ителүен, аларны Дөнья татар конгрессының эш планына кертеп булачагын әйтте.

Утырышта катнашучылар Дөнья татар конгрессының Уфадагы бүлекчәсен ачу мәсьәләсе буенча да яңалык көткән иделәр. Әлегә ул мәсьәләнең уңай хәл ителү юнәлешендә булуы гына билгеле булды.

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов сүзләренә караганда, октябрь аенда шул ук мәсьәләләргә багышланган тагын бер утырыш узачак. Анда Татарстан вәкилләре дә катнашачак. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан күренекле композитор Алик Локманов шулай диде:

"Татарстан республикасының 100 еллыгы Башкортстан татарлары өчен дә зур мәгънәгә ия. Татарстан оешуына безнең дә күп кешеләребез өлеш керткән. Русиядә Татарстаннан кала татарлар күпләп бездә яши һәм аларның да 100 еллыкны үз бәйрәмнәре итеп күрәсе килә. Шуңа Башкортстан татарлары ул чарага зур өметләр баглый, Башкортстанда да күп кенә чаралар уздырырга җыена", диде Алик Локманов.

Ул Татарстанда узган бәйрәм чараларында күпчелекне башкорт җәмәгатьчелеге генә тәшкил итеп, Башкортстан татарлары читтә калмас дигән теләк белдерде.

Очрашуда Башкортстан татар конгрессы, “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары, морзалар җыены һәм “Ихлас” мәчете җитәкчеләре катнашты. Чарада милли-мәдәни мохтарият һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре катнашмады.

XS
SM
MD
LG