Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәүрүз чибәре" исеме миңа җаваплылык өстәде"


Гөлназ Сәлахова-Ариф улы Самат һәм кызы Алия белән
Гөлназ Сәлахова-Ариф улы Самат һәм кызы Алия белән

"Нәүрүз чибәре" беренче халыкара бәйгесенең җиңүчесе Гөлназ Сәлахова-Ариф бу бәйгенең аның тормышын ничек үзгәртүе турында сөйләде.

90нчы еллардагы милли күтәрелешне хәтерләүчеләр 1991 елда узган халыкара "Нәүрүз чибәре" бәйгесен һәм аның җиңүчесе Гөлназ Сәлахованы дә хәтерлидер. Бөтен татар дөньясыннан җыелган дистәләрчә кыз арасында иң милли җанлы, татар телен, гореф-гадәтләрен иң яхшы белүче булып Казан кызы Гөлназ танылган иде. Ул вакытта ул "Cөембикә" журналы тышлыгында да булды, "Социалистик Татарстан" да аны баш битенә бастырып чыгарды.

Шактый вакыт узса да, әле дә булса очраган кеше "Сез "Нәүрүз чибәре" булган идегезме?" дип килеп сорый, ди Гөлназ ханым. Элекке "Нәүрүз чибәре" белән очраклы рәвештә Нью-Йорк Сабантуенда очраштык.

"Нәүрәз чибәре" бәйгесе миңа бик зур этәргеч булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

"Нәүрүз чибәре" бәйгесеннән соң тормыш ничек булган, иң милли җанлы кыз миссиясен үтәгәнме һәм туган яктан читтә татарлыкны ничек саклаган, бу хакта Гөлназ ханым белән әңгәмә кордык.

Ул хәзерге вакытта Американың Миссури штатында, Сант-Луис шәһәрендә яши, ике баласы бар, Алия һәм Самат. Гөлназ ханым косметология өлкәсендә эшли, сәяхәт итәргә ярата, фотога төшерү белән мавыга.

—​ Хәзер шактый еллар үткәч, "Нәүрүз чибәре" бәйгесе гомерегезгә нинди йогынты ясады, әйтә аласызмы?

"Cөембикә" журналы тышлыгында Гөлназ Сәлахова
"Cөембикә" журналы тышлыгында Гөлназ Сәлахова

— "Нәүрүз чибәре" бәйгесе минем өчен әлбәттә зур вакыйга булды. Тормышым аңа кадәр һәм аннан соң, ике өлешкә бүленде дип әйтеп була. Мин гади гаиләдән чыккан, әни белән генә үскән, урыс мәктәбендә укыган, җиңүебезгә ышанмадылар, сез кая барасыз, дип әйттеләр. Бәйгегә кызлар Татарстаннан гына түгел, чил илләрдән дә килгән иде. Анда җиңү ниндидер әкият кебек булды. Ул бәйгедән соң чит илләргә чыктым, Австралия татарлары янына бардым, татарлар Татарстанда гына түгел, башка илләрдә яшәгәнен күрдем, яшәгәнен генә түгел, телне, гореф-гадәтләрен саклавын күрдем, бу минем өчен зур үрнәк булды. 1995 елда мин кияүгә чыгып, Америкага киттем. Әмма беренче ирем белән аерылдым, аннары Мәскәү татарын очраттым, гаилә кордык, 1999 елда Кызым Алия туды, 2001 елда улым Самат дөньяга килде.

Балаларым татар булып үссен, татарлыгын аңласыннар дип теләдем

Беләсезме, "Нәүрүз чибәре" булган өчен генә түгел, мин татар кызы булганга күрә дә балаларга татарлык бирергә тиешмен дип санадым. "Нәүрүз чибәре" исемен йөртү миңа ничектер җаваплылык өстәде, балаларым татар булып үссен, татарлыгын аңласыннар дип теләдем. Мәктәпкә барганчы алар татарча гына сөйләшәләр иде. Улым Самат 5 яшьтә шундый матур итеп "Идел бит ул, тирән бит ул", "Сандугач" дип җырлап йөри иде. Кызганчка каршы, без хәзер шундый җирдә яшибез, анда татарча сөйләшүче юк, татарлар юк. Кызганыч, әмма татар телен саклап булмады.

— ​Үзегезне чит ил кешеләренә ничек итеп танытасыз, татар дипме, урыс дипме?

— Кешеләр белән танышканда без узебез Русиядән, әмма урыс түгел, татар дип әйтәбез. Бер тапкыр шундый кызык хәл булды, Алиянең тарих укытучысы шундый сорау бирде: "Кызыгызның исеме гарәпләрнеке шикелле, ә үзе бер дә гарәпкә охшамаган, кем соң сез?" диде. Мин: "Без — Чынгызхан оныклары!" дип җавап бирдем. Ул шуннан бик кызыксынып, татарлар турында миннән тәфсилләп сораштырды, кем без, кайдан чыккан.

"Нәүрүз чибәре" беренче халыкара бәйгесендә катнашучылар
"Нәүрүз чибәре" беренче халыкара бәйгесендә катнашучылар

— ​Балаларның татарларга, тарихына, гореф-гадәтләренә кызыксыну бармы?

Казанга, авылга кайтканда тамырларым шунда икәнен сизәм

— Әйе, алар бик кызыксына. Алар икесе дә Казанга кайтырга бик яраталар. Аларның әтиләре — ​Мәскәү татары булса да, Казанда туганнар күбрәк булгангамы, алар Казанга кайтырга күбрәк ярата. Казанда булганда Сабантуйларга гел йөрибез, быел җәйге ялларга барганда, юлыбызны озайтып махсус Нью-Йорк Сабантуена килдек. Ярышларда катнашканда да, Алия үзен Сент-Луистан дип тугел, Казаннан дип таныштырды.

Сөйләшүгә Гөлназ ханымның кызы Алия кушыла:

— Минем балачакның иң матур хәтирәләре Казан, Кенәрбаш, Кызыл байрак авыллары белән бәйле. Миңа анда шундый ошый иде, анда минем яшьтәге туганнарым бик күп, анда мин дәү әни белән үстем. Америкада яшәсәм дә, минем тамырларым монда түгел, Казанда дип саныйм. Казанга, авылга кайтканда дәү әни янында булганда, минем тамырларым шунда икәнен сизәм.

XS
SM
MD
LG