Урам җыены хакимият белән килештерелгән. Митингта якынча бер мең кеше катнашкан. Кешеләр төбәк башлыгының вазифасыннан китүен, шәһәр мэры сайлауларында хәрәмлүшүләр күп булу аркасында аның нәтиҗәләрен танымаска, шулай ук активистларга басым ясау, куркытуны туктатуны таләп иттеләр.
Митингта Русия федерация шурасы әгъзасы, мэр сайлауларында оттырган Вячеслав Мархаев, КПРФ фиркасеннән вәкилләр чыгыш ясаган. Соңрак урам җыенына Бурятия башлыгы Алексей Цыденов та килгән. Җирле матбугат вәкилләре әйтүенчә, ул сакчыларыннан башка үзе генә килгән һәм халык арасында булган. Халык аны "Хурлык!", "Отставкага!" дигән сүзләр белән каршы алган. Митингта аңа сүз бирелгән, Бурятия башлыгы хәрәмләшүләр очракларын махсус оешмалар тикшерергә тиеш дигән, әмма кешеләрнең риза булмыйча кычкырулары аның сүзләрен күмеп киткән. Алексей Цыденов урам җыенында катнашучылар белән аерым очрашып сөйләшергә әзер булуын әйтеп киткән.
Сайлаулардан соң 9 сентябрьдә Улан-Удэда кинәт каршылык урам чаралары башланды, алар өч көн дәвам итте. Каршылык акциясе Якутиядән Мәскәүгә Владимир Путинны куып төшерү ниятеннән чыгып киткән шаман Александр Габышевка теләктәшлек белдерү уңаеннан башланды. Аннары кешеләргә КПРФ вәкилләре кушылды, алар башлыча Мархаевның җиңелүен кабул итмәде һәм мэр сайлауларның яңадан уздыруын таләп итте.
12 сентябрьнең төнендә каршылык чарасында катнашучылар Росгвардия тарафыннан туздырылды. Росгвардия вәкилләре кешеләр утырган автобуска төтен шашкасын ыргытты, протест чарасыннда катнашучылар аннан чыгып качканда алар тотылды һәм кыйналды. Соңыннан алар җибәрелде. Русиянең Тикшерү комитеты Росгвардия вәкиленә газ сиптерелгән дигән сылтау белән көч куллану турында җинаять эше ачты.