Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә беренче тапкыр кырымтатар китабы күргәзмәсе узды


Дәүләт карамагында булмаган кырымтатар оешмалары 15 сентябрь Акмәчеттә беренче кырымтатар китабы күргәзмәсен оештырды.

Кайбер кырымтатар язучыларына хакимият ягыннан бу күргәзмәдә катнашмаска "киңәш ителгән". Андый шалтыратулар хакында Азатлыкка язучылар үзләре сөйләде. Имеш, бу күргәзмә Төркиядән килгән акчага оештырыла диелгән, ләкин чынбарлыкта күргәзмәне Кырымдагы Qaradeniz Production студиясе, "Ешиль Ада" салоны оештырды, авторлар күргәзмә фондына бер мең сум кертем түләргә тиеш булган.

Дәүләт карамагындагы кырымтатар нәширләренә катнашу-катнашмау мәсьәләсендә "өстән" сак булырга киңәш иткәннәр. Әйтик дәүләт карамагындагы И.Гаспринский исемендәге Медиүзәк чыгарган китапларның авторлары күргәзмәдә катнашмады.

Күргәзмәдә катнашкан авторлар китапларын сәхнәгә чыгып үзләре тәкъдим итте.

Күргәзмәгә махсус Мәскәүдән килгән язучы кырымтатарлар хакында рус телендә роман, повестьләр язган Тимур Пулатов "Мондый кырымтатар китабы күргәзмәсе кырымтатар әдәбиятын торгызырга, туган телне сакларга хәзмәт итә. Кырымда ятлар күп, алар монда үзенекен алга сөрмәкче. Соңгы вакытта Кырымга берничә тапкыр килдем. Кырымтатарларны моннан китәргә мәҗбүр итмәкчеләр, ләкин алар китмәскә тиеш, алар туган йортында яңа Кырымны төзергә телиләр. Моңа юл бирмәскә кирәк. Мин хәзер Кырымның бүгенге мөфтие хакында китап язмакчы булам. Мөфти дәүләт кешесеме, әллә халык кешесеме", дип шаярту рәвәшендә сорау биреп чыгышын тәмамлады ул.

Күргәзмәдә "Балалар әдәбияты", "Нәфис әдәбият", "Тарих" номинацияләрендә китаплар тәкъдим ителде. Аеруча сөргенлеккә хәтле яшәп килгән кырымтатар авыллары тарихына багышланган берничә китап тәкъдим ителде.

Кырымтатарларның "Туй" мәрасиме хакында китапны Кизләүдәге "Джеваль" кырымтатар рестораны җитәкчесе Диляра Якубова тәкъдим итте, кырымтатар туйларында кырымтатар бию, көйләре урынына башка халыкларның музыкасы, гадәтләре кереп баруын ул ачынып сөйләде.

Җиде сәгать барган күргәзмәдә балалар өчен 14, нәфис әдәбият һәм тарих әдәбиятыннан 20 китап тәкъдим ителде. Китапларны сатып алучылар авторларның култамгасын ала алды. Китапларның күбесе авторлар йә спонсорлар акчасына 300-500 тираж белән чыгарылган.

Мәскәүдән килгән спонсорларның берсе Эдем Умеров "Без Кырымда яшәмәсәк тә, Кырым белән яшибез. Бу атна Удмуртиядә Альберт Разин туган телен кайгыртып үз-үзен яндырды, бу утның бер ялкыны безнең йөрәкләргә дә тиде", диде.

Күргәзмә "Ант иткәнмен" кырымтатар гимны белән тәмамланды.

Күргәзмәдән фейсбук аша туры трансляция оештырылды.

XS
SM
MD
LG