Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда удмурт теле курслары ачыла


Халыклар дуслыгы йортында ике айлык түләүсез удмурт теле курслары башлана. Аны Татарстан удмуртлары мохтарияте башкарма мөдире Марина Иванова алып барачак.

Казанда Халыклар дуслыгы йортында удмурт теле курслары эшли башлый. Беренче очрашу 18 сентябрь кичке җидегә билгеләнгән. Ике айлык бу курсларны Татарстан удмуртлар автономиясе башкарма мөдире Марина Иванова алып барачак.

Дәресләр атнасына ике тапкыр: чәршәмбе һәм якшәмбе булачак. Курсларга язылу өчен теркәлергә кирәк.

10 сентябрь галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртеп корбан булганнан соң төрле милләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әлеге хәлгә карата белдерүләр чыгарды. Аларда федераль үзәкнең милли азчылыкларга басымы тәнкыйть ителде.

Татарстанның дәүләт белән бәйле оешмалары дәшмәде. Бары тик социаль челтәрләрдә удмурт халкына теләктәшлек белдерү язмалары чыкты, кайбер татар активистлары, журналистлар удмурт телен популярлаштыру ысуллары турында фикер алышты.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG