Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть базарында тотрыклылык саклар өчен Трамп АКШ резервын ачарга кушты


Saudi Aramco ширкәте корылмаларында янгын
Saudi Aramco ширкәте корылмаларында янгын

Согуд Гарәбстанындагы нефть заводларына һөҗүмнән соң дөнья базарында нефть бәяләре кисәк артты. Базарда тотрыклылык саклау өчен Дональд Трамп АКШның нефть резервын кулланырга кушты.

Согуд Гарәбстанында Saudi Aramco концерны заводларына һөҗүмнән соң вазгыятьне тотрыкландыру өчен АКШ президенты Дональд Трамп илдәге нефть запасларын кулланырга кушты. Бу хакта ул Twitter-да хәбәр итте.

"Базарларны тәэмин итәр өчен кирәк булган күләмдә стратегик нефть резервын кулланырга куштым" дип язды ул.

Трамп һөҗүмне кем башкарганын АКШ белә, ләкин Эр-Рияд тикшерүе нәтиҗәләрен көтә дип тә белдерде.

The Washington Post газеты үз чыганакларына таянып язуынча, АКШ идарәсе һөҗүмгә җавап әзерләү турында җитди уйлана. Басма мәгълүматынча, Трамп яшәкмбе АКШ саклану министры Марк Эспер белән очрашкан.

  • Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Saudi Aramco ширкәтенең Согуд Гарәбстанының көнчыгышында урнашкан нефть заводларына ун дрон һөҗүм итте. Согуд Гарәбстаны әлеге хәлдән соң нефть сатуны көненә 5,7 млн мичкәгә киметте. Бу дөнья базарына чыгарылган нефтьнең биш проценты.
  • Һөҗүм өчен җаваплылыкны Йәмәндә эшчәнлек алып баручы хөситләр сугышчан төркеме алды. Әлеге төкемгә Иран ярдәм итә дип санала.
  • АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео җаваплылыкны Иранга йөкләде. "Тәһрән дөнья нефть базарына моңарчы күрелмәгән һөҗүм ясады", диде ул.
  • Согуд Гарәбстанындагы хәлләрдән соң дөнья базарында нефтькә бәяләр кискен артты. Лондон биржасында Brent маркалы нефть фьючерслары бәяләре 13 процентка артты һәм мичкәсенә 70 долларга җитте.
XS
SM
MD
LG