Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: "Татнефть" Русиянең иң эре хосусый ширкәтләре рейтингында бишенче


Русиянең 200 иң эре хосусый ширкәте рейтингына Forbes Татарстанның биш ширкәтен керткән. Аларның өчесе ТАИФка карый.

Русиянең иң эре хосусый ширкәтләре рейтингында Forbes Татарстанның биш ширкәтен керткән. "Татнефть" бишенче урында, 2018 елда аның кереме 910,5 млрд сум тәшкил иткән, оешмада барлыгы 48 меңнән артык кеше эшли.

39нчы урында ТАИФ-НК. Аның кереме 227,9 млрд сум. 193,9 млрд сум керем белән "Нижнекамскнефтехим" ширкәте 42нче урынны алган. Forbes исемлегенә шулай ук "ТрансТехСервис" (111нче урын, 95,8 млрд сум керем) һәм "Казаноргсинтез" (132нче урын, 79,1 млрд сум) ширкәтләрен керткән.

ТАИФ-НК, "Нижнекамскнефтехим" һәм "Казаньоргсинтез" ТАИФ ширкәтләр төркеменә карый.

Беренче урында "Лукойл" нефть ширкәте. 2018 елда аның кереме 8 трлн сумга җиткән, оешмада барлыгы 102 меңнән артык кеше эшли. Икенче урында "Сургутнефтегаз", өченчедә - "Пятерочка", "Перекресток" һәм "Карусель" кибетләр челтәрләрен идарә итүче X5 Retail Group.

Русиянең иң эре хосусый ширкәтләре унлыгына шулай ук "Магнит", "Новатэк", Evraz, НЛМК, "Норильский никель" ширкәтләре кергән. "РусАл" быел унлыктан төшеп калган, ул 11нче урында.

Forbes мәгълүматынча, Русиянең 200 хосусый ширкәтенең гомум кереме былтыр 22,2 процентка арткан һәм 43,7 трлн сумга җиткән.

XS
SM
MD
LG