Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъяр мәктәпләрендә украин теле укытыла башлаган


Аннексияләнгән Акъярның кайбер мәктәпләрендә яңа уку елыннан украин теле укытыла башлаган. Бу фән мәҗбүри түгел, аны теләге булганнар өйрәнә диләр Русия контролендәге шәһәр хакимиятендә.

Акъяр (Севастополь) хөкүмәтенең мәгариф һәм фән департаменты мөдире Игорь Белозеров сүзләренчә, быел анда туган тел фәне буларак укытылучы урыс һәм кырымтатар телләренә украин теле дә кушылган. Бу хакта ТАСС яза.

Кырымтатар теле төрле мәктәпләрдә факультатив буларак та, мәҗбүри дә укытыла дигән түрә.

Шәһәрдә урыс телен ана теле буларак 41 мең бала, украин һәм кырымтатар телләрен 180-шәр бала өйрәнә.

Русия 2014 елда Кырымны аннексияләгәч мәктәпләрдә кырымтатар һәм украин телләрен укытуны киметте. Хакимиятләрнең кырымтатарларны туган телләрен өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итүе турында Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре дә сөйләп тора.

Шул ук вакытта аннексиядән соң кабул ителгән Кырым Конституциясенең 10нчы маддәсе нигезендә кырымтатар, украин һәм урыс телләре дәүләт статусына ия.

Кырымда Украин мәдәни үзәге активисты Леонид Кузьмин мәгълүматына караганда, ярымутрауда аннексиягә кадәр булган җиде украин мәктәбенең берсе дә калмаган.

Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев хәбәр итүенчә, кырымтатар телендә укытучы 16 мәктәпнең җидесе генә калган.

XS
SM
MD
LG