ТИҮ әгъзасы Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка белдерүенчә, әлеге вакытта Казан башкарма комитетына яңа белдерү хаты әзерләнә. "Күпме түзәргә була, безне һәрвакыт Тинчурин бакчасына җибәрләр. Югыйсә аны тәкъдим итмәгез дип гел әйтеп киләбез", ди Мөхәммәтҗанов.
Элекке хатларында активистлар Бауман урамында сәгать яки Шаляпин һәйкәле янын, Ирек мәйданын һәм Петербур урамындагы Гумилев һәйкәле янын сораган иде. Хакимияттән рөхсәт бирелгән очракта пикет 20 сентябрьгә билгеләнгән. Чарада 15ләп кеше катнашыр дип көтелә.
10 сентябрь галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртеп корбан булганнан соң төрле милләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әлеге хәлгә карата белдерүләр чыгарды. Аларда федераль үзәкнең милли азчылыкларга басымы тәнкыйть ителде.
ТИҮ әлеге вакыйгага карата белдерүендә Разинны "удмурт халкының милли каһарманы" дип атады.
"Альберт Разин һәлак булды, әмма ул өмет чаткылары тудырды. Чөнки ялкынлы, үзен корбан итергә әзер уллары – пассионарлары булган халык үлмәячәк. Пассионар Альберт Разин яндырган утны яшь көрәшчеләр күтәреп алачак, алар удмурт телен саклап калачак, ассимиляция афәтенә каршы торачаклар дип, ышанабыз", диелде мөрәҗәгатьтә.