Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Теләче һәм Лаеш районнары башлыклары алышына


Нәҗип Хаҗипов
Нәҗип Хаҗипов

Теләче районын Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкләячәк, ә районда моңа кадәр башлык булып эшләгән Илдус Зарипов Лаеш районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән.

18 сентябрьдә Татарстанның Теләче районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Нәҗип Хаҗипов билгеләнде. Яңа җитәкчене Теләче районы шурасының чираттан тыш утырышында республика премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте дип яза Татарстан басмалары.

Теләче районының моңа кадәрге җитәкчесе Илдус Зарипов вазифасыннан алынды. Песошин сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аны Лаеш районы башлыгы вазифасына тәкъдим иткән.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районын җитәкләргә мөмкин дигән сүзләр йөри. Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып сайланды. Моннан тыш, Алабуга һәм Спасс районнары башлыклары да парламентка китәчәк.

Нәҗип Хаҗипов Саба районында туган. 2001-2003 елларда Теләче районы башлыгы урынбасары булып эшләде, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булды. 2003 елдан Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбсары иде.

XS
SM
MD
LG