Accessibility links

Болгар ислам академиясенең алты докторантына диплом тапшырдылар


Болгар ислам академиясе
Болгар ислам академиясе

Докторантурада укыган тагын 10 кеше әле фәнни эшен якламаган.

Бүген Казанның Кол Шәриф мәчетендә Болгар ислам академиясенең беренче докторантларына диплом тапшырдылар. Алар 10-11 сентябрьдә диссертация яклаган.

Димлом тапшыру тантанасында дәүләт җитәкчеләре күренмәгән, Болгар ислам академиясен төзүнең башында торган Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә килмәгән. Аларны Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсов котлаган. Танатана урыс телендә генә барган.

"Без бик шатбыз. Ләкин тәҗрибә туплау, гореф-гадәт булдыру мөһим. Болгар ислам академиясе докторантлары бабаларыбыз дәрәҗәсен сакласын иде," дигән Таҗетдин.

"Ике көн яклауда катнаштым. Докторантларның белем дәрәҗәсе югары иде", дигән Әббәсов.

Моңа кадәр Болгар ислам академиясендә докторлык диссертациясен якларга шәкертләрнең яртысы да әзерлекле түгеллеге ачыкланган иде. 16 шәкерт арасыннан бары алтысы гына июнь азагында диссертацияне яклау алды сынавын уза алган. Ниһаять, 10-11 сентябрьдә фәнни эшләрен тулысынча яклый алган. Шәригать фәннәре докторлары ике ел белем алды. Яклау гарәп телендә, урысчага синхрон тәрҗемә белән барган. Докторлыкка дәгъва итүче калган ун кешенең кайчан яклаячагы турында әйтелмәде.

"Мондый мөмкинлек тудырган өчен Татарстан хакимиятенә, Болгар ислам академиясенә рәхмәт әйтәсе килә. Доктор булу зур дәрәҗә. Алга таба ислам өлкәсендә халкыбызга, ватанга хезмәт итәрбез дип ышандырабыз" диде докторлык дипломын алган Рөстәм Нургалиев.

XS
SM
MD
LG