Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа районы башлыгы Марат Җаббаров Татарстан авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде


Элекке авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм яңа министр Марат Җаббаров
Элекке авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм яңа министр Марат Җаббаров

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгын 20 ел җитәкләгән Марат Әхмәтов, депутат булып сайлану сәбәпле, вазифасыннан китте. Аның урынына Буа районы башлыгы Марат Җаббаров билгеләнде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Җаббаровны республика вице-премьеры вазифаларын башкаручы - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләде. Элекке министр Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт шурасының алтынчы чакырылышы депутаты итеп сайлану сәбәпле, вазифасыннан китте.

Марат Җаббаров 2017 елдан Буа районын җитәкли иде, чәршәмбе анда район шурасының чираттан тыш сессиясы узды һәм Җаббаровның вазифасыннан китүе турында игълан ителде. Сессиягә Казаннан Марат Әхмәтов та килгән иде.

Буа районын вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов җитәкләячәк.

Марат Җаббаровка 36 яшь, ул Чистайда туган, Казан финанс икътисад институтын, Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Аның әтисе Азат Җаббаров - Росреестрның Татарстан бүлеге башлыгы. Медиа язуынча, аны Рөстәм Миңнеханов белән күптәнге дуслык бәйли. Алар авыл хуҗалыгы институтында бергә укыганнар, Биектауда бергә эшләгәннәр. Шулай ук Миңнехановның әтисе Нургали Миңнеханов Марат Җаббаровның бабасы белән дә таныш булган, аралашкан дип сөйлиләр.

2013 елда Марат Җаббаровны авыл хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләделәр. Ә 2017 елда Буа районын җитәкләргә җибәрделәр.

Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгын 1999 елдан бирле җитәкләде. 2016 елда Русия думасына Татарстаннан депутат булып сайланган иде, әмма мандатыннан баш тартты, министр вазифасында калды. Рөстәм Миңнеханов моны "Мәскәүдә аңа лаеклы урын тәкъдим итмәделәр" дип аңлатты. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Марат Әхмәтов бәлки Русия думасы рәисе урынбасары булыр дигән өмет тә белдергән иде.

XS
SM
MD
LG