Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән районын Михаил Афанасьев җитәкләячәк


Михаил Афанасьев
Михаил Афанасьев

Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Яшел Үзән мэры һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып сайлану сәбәпле, 18 сентябрьдә үз вазифасыннан киттте. Аның урынына район башлыгы вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр Лаеш районын җитәкләгән Михаил Афанасьев билгеләнде.

  • Михаил Афанасьев 1971 елда Чистай районында туган. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Шунда ук ул зооинженер факультеты деканы урынбасары була. 1999 елда Татарстанда "ДеЛаваль" ширкәтенең төбәк вәкиле була, соңыннан ширкәтнең Казандагы аерым бүлеген җитәкли.
  • 2010 елда Афанасьев Лаеш районын җитәкли башлады.
  • Лаеш районын хәзер Теләче районының элекке башлыгы Илдус Зарипов җитәкләячәк, ә Теләче башлыгы вазифаларын Татарстан авыл хуҗалыгы министрының элекке урынбасары Нәҗип Хаҗипов башкарачак.
XS
SM
MD
LG