Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Дагир Хасавов ике айга сак астына алынды


Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе адвокат Дагир Хасавовны ике айга сак астына алу карарын чыгарды. Адвокат мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалуда һәм ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итүдә шикләнелә.

Дагир Хасавовны сак астына алуны мәхкәмәдән прокурор сораган булган. Мәхкәмә карары нигезендә Хасавов тикшерү изоляторында 16 ноябрьгә кадәр калачак.

Хасавов үзе гаебен танымый. Мәхкәмә утырышында ясаган чыгышында ул үзенә каршы бу эшнең "мөселманнарны яклый алмасын өчен" ачылганын белдерде. "[Кулга алу өчен] башка сәбәпләр юк, бары тик һөнәри эшчәнлегем. Моның өчен мин җавап бирергә әзермен. Ләкин бу мине дә, миннән соң барачак кешеләрне дә юлдан яздырмаячак", диде ул.

Дагир Хасавовның хезмәттәше, юрист Эдуард Исецкий сүзләренчә, адвокатны тоткарлау аның Дагыстан җитәкчелеге эше турында социаль челтәрләрдә урнаштырган фикерләренә бәйле. Ул шулай ук Дагыстанның элекке түрәләренә басым ясалганын белдерде.

"Агора" төркеме адвокаты Дмитрий Джулай сүзләренчә, Хасавовны тоткарлау – ул алып барган эшләрдән яклаучыларны чыгару ысулы.

Адвокат 17 сентябрь Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды. Анда ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга килгән иде. Утырыш башлануга Хасавовны мәхкәмә залында ук тоткарлап, Тикшерү комитетына илткәннәр. Аның мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалу, ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итү фактлары тикшерелә. Адвокатлар хокук сакчыларының бу гамәлен басым ясау дип атый.

Дагир Хасавов – Русиянең билгеле адвокаты. 1959 елда Чечняда туган. Ул башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнде. Тарих фәннәре кандидаты.

XS
SM
MD
LG