Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Альберт Разинга бәйле пикетны "Крылья Советов" паркында уздырырга тәкъдим итә


Альберт Разин
Альберт Разин

Моңа кадәр Казан хакимияте Тинчурин бакчасын тәкъдим иткәч, ТИҮ әгъзасы Равил Мөхәммәтҗанов моңа канәгатьсезлек белдереп яңа урын сораган иде.

Казан шәһәре башкарма комитеты Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенә (БТИҮ) удмурт телен яклап көрәшкән галим Альберт Разинның үз-үзенә ут төртеп корбан итүе вакыйгасына бәйле пикетны "Крылья Советов" паркында урнашкан В.И. Ленин һәйкәле янында уздырырга тәкъдим итә.

Моңа кадәр Казан хакимияте Тинчурин бакчасын тәкъдим иткәч, ТИҮ әгъзасы Равил Мөхәммәтҗанов моңа канәгатьсезлек белдереп яңа урын сораган иде. Әлеге мөрәҗәгатенә мондый җавап килгән:

"Пушкин урамындагы А.Н.Бутлеров һәйкәле янында ремонт уздырылу сәбәпле, калган урыннарда яшьләр учреждениесе тарафыннан элегрәк планлаштырылган чаралары булу сәбәпле 2004 елның 19 июнендәге "Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар" уздыру турында канунына нигезләнеп, Казан шәһәре башкарма комитеты пикетның урынын үзгәртергә һәм аны билгеләнгән көнне һәм вакытта "Крылья Советов" паркында урнашкан В.И. Ленин һәйкәле янында уздырырга тәкъдим итә", диелгән.

Элекке хатларында активистлар Бауман урамында сәгать яки Шаляпин һәйкәле янын, Ирек мәйданын һәм Петербур урамындагы Гумилев һәйкәле янын сораган иде.

Пикет 20 сентябрьгә билгеләнгән.

10 сентябрь галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртеп корбан булганнан соң төрле милләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әлеге хәлгә карата белдерүләр чыгарды. Аларда федераль үзәкнең милли азчылыкларга басымы тәнкыйть ителде.

XS
SM
MD
LG