Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров башлык вазифасына кереште һәм "сентябрь фәрман"ын игълан итте


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Радий Хәбиров бүген Башкортстан башлыгы вазифасына керешү уңаеннан ант китерде. 8 сентябрь узган сайлауда аңа 82%тан артык сайлаучы тавыш бирде.

Хәбиров башлык вазифасында республиканың күп милләтле халкына намуслы хезмәт итәчәге турында ике телдә, башкортча һәм урысча ант итте. Шуннан соң ул 2025 елга кадәр стратегия һәм програмы турында сөйләде. Беренче имзаланачак фәрман республиканың алдагы биш еллыгында социаль-икътисади үсеше турында булачак, дип яза Башинформ. Русия президентының "май фәрманы" рәвешле ул "сентябрь фәрманы" дип аталачак.

Хәбиров рәсми рәвештә вазифага керешүеннән соң, хөкүмәт таратылды. Яңа хөкүмәт бер ай эчендә төзеләчәк.

XS
SM
MD
LG